Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский премьер-министрының вазифасыннан китү мөрәҗәгатен кабул итмәде


Алексей Гончарук
Алексей Гончарук

Зеленский Гончарук һәм аның хакимиятенә "шанс бирүне" дөрес дип таптым дип белдерде.

Украина президенты Владимир Зеленский премьер-министр Алексей Гончарукның вазифасыннан китүен кабул итмәгән. "Хәзер дәүләтне икътисади һәм сәяси яктан какшату өчен вакыт түгел", дип белдергән ул. Бу турыда президентның Facebook сәхифәсендә хәбәр ителә.

Хәзерге көндә җәмгыятьне борчыган мөһим мәсьәләләрне уңай чишкән очракта, Гончарук һәм аның хакимиятенә "шанс бирүне" дөрес дип таптым, дип белдерә ил башлыгы. Сүз хакимият эшчәнлеген оптимальләштерү, министрларга һәм дәүләт ширкәтләре җитәкчелегенә "гадел" хезмәт хаклары урнаштыру, "реаль нәтиҗәләр китермәгән" министрлыкларның җитәкчеләрен вазифасыннан алу турында бара.

Украина премьер-министры Алексей Гончарук президент Владимир Зеленскийга вазифасыннан китүе хакында гариза тапшырган иде. Мондый карарга килүенең сәбәбен ул элегрәк Зеленский турында әйткән тискәре фикерләренең аудиоязмалары халыкка чыгуы һәм шул нигездә килеп туган гауга белән аңлаткан.

Аудиоязмаларның интернетка эләккән өлешләре үземнең һәм минем такым Украина президентын хөрмәт итми дигән ясалма фикер тудыра дип аңлаткан Гончарук.

  • Элегрәк "Президентны ничек алдарга" дигән Youtube каналында аудиоязмалар дөнья күрде. Алар Гончарукның декабрь аенда министрлар һәм оешма җитәкчеләре белән уздырган киңәшмәсендә яздырылган дип фаразлана. Язмаларда Владимир Зеленский турында ямьсез сүзләр әйтелә. Гончарукныкына охшаган тавышлы кеше президентның икътисадта "примитив" күзаллаулары турында әйтә. Украина хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә бу язмаларның чын булу-булмавын әйтә алмаганнар.

XS
SM
MD
LG