Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина премьер-министры вазифасыннан китүен белдерде


Алексей Гончарук
Алексей Гончарук

Украинаның хөкүмәт рәисе Алексей Гончарук вазифасыннан китүе турында гариза язган.

Украина премьер-министры Алексей Гончарук президент Владимир Зеленскийга вазифасыннан китүе хакында гариза тапшырган. Бу турыда ул үзенең Facebook сәхифәсендә язып чыкты. Мондый карарга килүенең сәбәбен ул элегрәк Зеленский турында әйткән тискәре фикерләренең аудиоязмалары халыкка чыгуы һәм шул нигездә килеп туган гауга белән аңлаткан.

Аудиоязмаларның интернетка эләккән өлешләре үземнең һәм минем такым Украина президентын хөрмәт итми дигән ясалма фикер тудыра дип аңлаткан Гончарук.

“Финанс агымнарга юл ачылуын теләгән күп төркемнәргә хәлнең шулай булып күренүе файдалы. Мин вазифага президент програмын тормышка ашырыр өчен килдем. Ул минем өчен – ачыклык һәм намуслык үрнәге. Шулай да безнең президентка хөрмәтебез һәм ышанычыбыз зур, шикләрне юк итәр өчен мин вазифамнан китү турында гариза яздым һәм аны парламентка кертү хокукы белән президентка тапшырдым” дип язган Гончарук.

“Кызганычка, дистә еллар буе оешкан җинаятьчел схемаларны берничә ай эчендә юкка чыгару шактый кыен. Иң мөһиме – безнең тукталырга хокукыбыз юк һәм туктамаячакбыз да! Безнең күләгәдә яшәргә күнеккән оппонентларыбыз моны никадәр нык теләсә дә” дигән Украина премьер-министры.

Элегрәк “Президентны ничек алдарга” дигән Youtube каналында аудиоязмалар дөнья күрде. Алар Гончарукның декабрь аенда министрлар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән уздырган киңәшмәсендә яздырылган дип фаразлана. Язмаларда Владимир Зеленский турында ямьсез сүзләр әйтелә. Бер язманың атамасында президент турында “аңгыра” дигән сүз кулланылган. Гончарукныкына охшаган тавышлы кеше президентның икътисадта “примитив” күзаллаулары турында әйтә. Украина Министрлар кабинетының матбугат хезмәтендә бу язмаларның чын булу-булмавын әйтә алмаганнар.

XS
SM
MD
LG