Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бала туу коэффициенты тиешледән 1,5 тапкыр кимрәк


Русиядә бала тудыру йорты
Русиядә бала тудыру йорты

2015 елдан башлап республикада бер хатын-кызга туры килгән бала туу күрсәткече елдан-ел кими бара. 

Башкортстанда бер хатын-кызга 1,5 бала туры килә. Русиядә бу сан уртача 1,3кә тигез. Ләкин халык санын тулыландырып тору өчен аның 2,1 булуы кирәк. Русиядәге хәзерге күрсәткеч Икенче дөнья сугышы вакытындагы күрсәткечкә тигез диелә Башинформ хәбәрендә.

2014 елда Башкортстанда бала туу күрсәткече 1,9га җиткән була. Тик шуннан бирле бу күрсәткеч елдан-ел түбәнәя бара. Бу турыда хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстанның премьер-министр урынбасары, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Ленара Иванова сөйләгән.

Ул Русия җитәкчелеге тарафыннан туу коэффициентын 1,7гә җиткерергә кушылуын әйткән. Түрә белдергәнчә, хатын-кызларның 67 проценты яшәү шартлары уңай булган очракта тагын бер бала табарга әзер булуларын белдергән. Уңай шартлар дигәндә алар торырга урын булуын, салым ташламалары, бала тәрбияләү өчен бакча, мәктәп һәм башка уңайлыклар булуын күздә тоткан. Иванова сүзләренчә, сораштырылганнарның 40 проценты кулларына акча бирсәләр, бала табарга тәвәккәлләргә әзер икәнлекләрен әйткән.

Иванова республикада бала туу санын арттыру өчен чаралар күреләчәк дигән.

Элегрәк Башкортстанда көмәнле хатыннарны баласын төшермәскә күндергән табибларга акча түләнәчәге билгеле булды. Һәр шундый очрак өчен 5 мең биреләчәк диелде.

Русия президенты Владимир Путин 15 гыйнвардагы юлламасында илдә бала туу санын арттыру өчен төрле чаралар вәгъдә итте. Аерым алганда, ул беренче бала өчен дә ана капиталы түләргә, фәкыйрь гаиләләргә 3-7 яшьлек балалары өчен дәүләттән айлык акчалата ярдәм билгеләргә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG