Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда булачак аналарны баласын төшермәскә күндергән өчен табибларга 5 мең сум түләячәкләр


Республикада абортлар санын киметү һәм туучылар санын арттыру програмына алдагы дүрт елда 20 млн сум акча тотылачак. 

Башкортстанда абортларны киметү һәм туучылар санын арттыру програмы эшләнгән. 2020-2024 елларга исәпләнгән програмны төбәкнең сәламәтлек саклау, хезмәт министрлыклары, матбугат һәм медиа агентлыгы тормышка ашырачак. Аның кысаларында хатын-кызлар дәваханәләрендә һәм кыен хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм күрсәтү үзәкләрендә социаль хезмәтләр күрсәтеләчәк, дини оешмалар белән килешүләр төзеләчәк, телефон аша ярдәм күрсәтү үзәкләре булдырылачак. Көмәнне саклап калырга үгетләүче социаль роликлар һәм тапшырулар эшләнәчәк дип хәбәр итә Башинформ.

"Тормыш бүләк ит" дип аталган програмның авторлары белдергәнчә, хатын-кызларның 75 проценты бала төшерү турында карарын "эчке характердагы" сәбәпләр белән кабул итә. "Сирәк очракларда гына бала туу аларның тормышында кискен тискәре үзгәрешләргә китерә. Мондый очракларда яхшы белгеч ярдәме зарур" ди алар.

Програмны тормышка ашыруга республика казнасыннан ел саен 5 млн сум күләмендә акча биреләчәк. Аның бер өлеше булачак аналарны бала төшермәскә күндергән табибларга премия итеп түләнәчәк. Һәр очракка 5 мең сум түләү күздә тотыла.

Шулай ук хатын-кызлар консультацияләрендә медицина-социаль ярдәм кабинетларын булдыруга да акча биреләчәк. Бу юнәлештә дүрт ел эчендә 8 миллион сум тотылыр диелә.

Башкортстанда шулай ук яман шеш авыруын иртә ачыклаган табибларга да шундый ук премия түләнә.

XS
SM
MD
LG