Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда туучы балалар санын арттыру өчен 83,2 млн сум акча тотылачак


Башкортстанда туучылар саны елдан-ел кими бара. Бу хәлне төзәтү өчен республика бюджетыннан 83,5 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Башкорnстанда узган елның 11 ае эчендә 38 690 бала дөньяга килгән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 4 720 балага кимрәк. Үз чиратында, 2018 ел күрсәткечләре 2017 елныкыннан начаррак булган – 2 305 балага кимрәк туган. Республиканың беренче вице-премьеры Андрей Назаров хөкүмәттәге утырышта Башкорnстанда бала туу саны күрсәткечләре түбән булуын әйтеп, аны күтәрергә кирәклеген ассызыклаган дип яза Башинформ.

Башкорстан вице-премьеры – гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренчә, 2020-2024 елларда бу юнәлештә чаралар комплексы тормышка ашырылачак. Аерым алганда, ЭКО, эмбрионны криокүчерү ярдәмендә балага узуга, бала төшерү өчен хосусый клиникаларга мөрәҗәгать иткән аналар белән әңгәмәләр оештыруга акча тотылачак. Шулай ук язылышу өчен ЗАГСка гариза биргән яшь парларга бушлай медицина тикшерүе уздыру да ниятләнә.

Республикада бала туу санын арттыру програмына гомумән алганда 83,5 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Элегрәк Башкортстанда бала туу коэффициенты тиешледән 1,5 тапкыр кимрәк икәнлеге билгеле булган иде.

Күптән түгел медиа Башкортстан җитәкчелеге бала туу санын арттыру максатыннан махсус програм кабул итүе турында язып чыккан иде. Анда каралган чараларның берсе - көмәнле хатыннарны баласын төшермәскә күндергән табибларга акча түләү. Һәр очрак өчен 5 әр мең биреләчәк диелде. Ләкин соңрак бу хәбәр кире кагылды.

XS
SM
MD
LG