Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный гаиләсенең банк хисаплары томаланган


Алексей һәм Юлия Навальныйлар
Алексей һәм Юлия Навальныйлар

Коррупциягә каршы көрәш фонды җитәкчесе Алексей Навальный үзенең, хатыны һәм балаларының банк карталары томалануын хәбәр итте.

Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный гаиләсенең акча карталары томаланганын белдерде. Навальный үзе, аның хатыны Юлия, кызы Дарья һәм улы Захар, Навальныйның әти-әнисе акча хисапларыннан файдалана алмый. Хисапларны тикшерү боерыгы нигезендә томалаганнар. Бу турыда сәясәтче үзенең сайтында хәбәр итә.

Моннан тыш Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданин, аның хатыны һәм әтисенең дә хисаплары томаланган. Һәр хисапта "минус 75 миллион сум бурыч" дигән язу барлыкка килгән. Навальный фикеренчә, әлеге хисаплар аның фонды аша акча юу турындагы җинаять эше кысаларында томаланган булырга мөмкин.

Навальныйга каршы җинаять эше 2019 алның августында ачылды. Элегрәк бу эш кысаларында фонд хезмәткәрләре, Навальный штабларында эшләүчеләр, волонтерлар, активистлар һәм аларның туганнарының йөздән артык хисабы кулга алынды. Навальныйның үз хисапларына моңа кадәр тимәгәннәр иде. Сәясәтче үзе бу хәлне "давыл үзәгендә тыныч урында торам" дип аңлаткан иде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз. Шулай ук безнең Telegram каналына да язылыгыз.

XS
SM
MD
LG