Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус: нефть бәясе төшү һәм доллар арту халыкның кеременә тәэсир итәргә мөмкин


Архив фотосы
Архив фотосы

Нефть бәясе төшү озакка сузылса, бу халыкның кеременә китереп сугарга мөмкин. Икътисадчылар барысы да коронавирусның күпме озакка сузылуына бәйле ди.

Узган ике атнада коронавирус эпидемиясе шаукымында Brent нефтенең бәясе 20 процентка төште. Февраль азагында ул мичкәсенә 50 доллардан түбәнрәк бәягә сатыла иде. Русия сата торган Urals маркалы нефть тагын да арзанрак тора. Бу атнада нефть бәясе 52 долларга менсә дә, ел башындагы 69 доллардан әле күпкә түбән.

Русия һәм Татарстан бюджетында нефть бәясе мичкәсенә 57 доллар дип кертелгән. Шуңа да бу казна кереме кимүгә китерергә мөмкин. Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко бюджетка үзгәрешләр кертергә туры килү ихтималын да кире какмый.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

"Бюджетка төзәтмәләр кертергә мөмкиннәр. Үсешне күзәтергә туры киләчәк. Чөнки нефть бәясе 60 доллардан аска төшү бюджет өчен минуска китүне аңлата. Шул ук вакытта Русия хөкүмәте нефть бәясе 40 долларга кадәр төшсә дә бюджет бурычларын үти алачакбыз диде. Нәрсә булачагын якын киләчәк күрсәтер. Тотрыклы төшү юк әле. Барысы да коронавирусның бетүеннән тора. Кытайда аны апрельдә, башка илләрдә җәйгә бетәр дип фаразлыйлар. Шуңа беренче ярты ел авыр булачак. Аннары тотрыклылык башланыр дип уйлыйм. Нефть бәясе ел башындагы күрсәткечкә кайтырга мөмкин", ди Хоменко Азатлыкка.

Вадим Хоменко сүзләренчә, нефть бәясенең төшүе икътисад үсешен акрынайтырга мөмкин.

"Беренче чиратта нефть сәнәгатенә һәм аңа бәйле җитештерүләргә зыян киләчәк. Нефть бәясен саклар өчен аны чыгару күләмен киметергә тырышачаклар. Бу уңайдан ОПЕК (нефть экспортлаучы илләр оешмасы) һәм аның белән эшләүче дәүләтләр килешергә мөмкиннәр. Нефть чыгару азая икән, димәк, нефть белән бәйле башка җитештерүләрдә дә кимү күзәтеләчәк. Шул исәптән, машина төзелеше тармагы да төшәчәк. Ләкин төп мәсьәлә – чит илләр белән сәүдәгә зыян килергә мөмкин.

Гади халыкка тынычланырга кирәк. Бу хәл бер ел да дәвам итмәячәк

Гади халыкка тынычланырга кирәк. Бу хәл бер ел да дәвам итмәячәк. Катаклизмнар тиз тәмамлана. Кытайда хәзер коронавирус югары ноктасыннан төшә башлады. Инде бер айдан бетәргә дә мөмкин. Безнең икътисадның эчке базары һәм җитештерү бар. Азык-төлек белән үзебезне ашата алабыз диярлек. Безнең нефтьне нигездә Европа сатып ала. Аны йөк машиналары белән ташымыйлар, алар нефть үткәргечләре аша бара. Ул үз эшен туктатмаячак. Шуңа да без бу үзгәрешләрне бик сизмәячәкбез.

Яшелчәләр Кытайдан килә иде, хәзер башка илләрдән алып була. Машина техникасы әйберләрен Америка белән Европадан алачакбыз, димәк. КамАЗ Кытай комплектларын куллана, шуңа да җитештерүе кими. Ниндидер үзгәрешләр була, ләкин һәлакәт булмаячак. Дуңгыз кизүе, үпкә ялкынсынуы, кош гриппы да, эбола да һәлакәткә китермәде. Бу вакытлы әйбер булды һәм булачак. Әлегә каушап калу гына бар", ди ул.

Нефтькә бәя төшү рубль курсына да китереп сукты. Ел башында доллар 61 сум торса, бүген ул 66 сум тирәсе. Ахыр чиктә бу инфляцияне арттырырга, аның белән беррәттән бәяләрнең күтәрелүенә китерергә мөмкин. Кредит процентлары артуын кире какмый Хоменко.

"Бик мөмкин эш. Дәүләт валютасының девальвациясе була ала. Рубль төшә, ә кредит процентларының күтәрелүе ихтимал. Бик мөмкин", диде Хоменко.

Русия хакимияте өстәмә резервларны кулланып инфляцияне арттырмаска тырышачак, дип саный КФУ галиме, икътисад белгече Шамил Галимов.

Шамил Галимов
Шамил Галимов

"Рубльнең доллар һәм еврога карата бәясе нефть белән турыдан-туры бәйләнештә. 2014-2015 елларда Украинадагы хәлләрдән соң долларның 70 сумга җиткән вакыты булды. Хәзер 70 сумга җитәр дигән куркыныч юк. Коронавирус турында уңай хәбәрләр килә. Дөньякүләм ширкәтләргә дә зыянга эшләү отышлы түгел. Фонд базары акциясе җимерелеп төшкән иде. Бу атнада яхшы гына күтәрелә баралар. Русиядә дә үсеш күзәтелә. Доллар 70 сумга җитсә дә бер куркынычы юк. Чөнки бүген Русия икътисады 90нчы еллардагы кебек Америка долларына турыдан-туры бәйләнмәгән. Элек рубль төште икән, бөтен бәяләр күтәрелә иде. Ә хәзер Русия Үзәк банкы, махсус органнар күзәтеп бара. Эшмәкәрләргә дә, гади халыкка да зур куркынычы юк. Кыска вакыт эчендә доллар 62 сумга төшмәсә дә, вакыт белән ул үз урынына кайтачак.

Һәлакәт булыр дип уйламыйм. Үзәк банкның резервлары бар

Инфляция валюта курсына карап үзгәрә. Рубль төшсә, инфляцияне арттырып җибәрәчәк. Һәлакәт булыр дип уйламыйм. Үзәк банкның резервлары бар. Шуның белән уйнап ул инфляцияне тота. Русия президенты, хөкүмәте тарафыннан инфляцияне контрольдә тоту бурычы куелган. Русиянең икътисадында резервлар бар.

Русия бүген 90нчы еллардагы кебек түгел. Ул бүген үзе җитештерә. Шикәрне алыйк. Ул гомер булмаган бәягә төшеп бетте. Нурлат шикәр заводын ябалар, чөнки шикәрне куярга урын юк. Чит илдән килгән тауар белән бәйләнешле булмаган сәүдә өлкәләрендәге бәяләрне күтәрергә җирлек юк. Спекулянтлар бәяне күтәрә икән, аларны тикшереп торучы оешмалар бар. Махсус чаралар күреләчәк", ди ул.

Шамил Галимов икътисад үсеше акрынаюы бер елга сузылырга мөмкин дип фаразлый.

Коронавирус белән авыручылар саны кими төшкәч, терелүчеләр арта башлагач сәнәгать оешмалары эшләп китәчәк һәм кризис узачак

"Коронавирусны җиңәбез дигән сүз юк бит. Дөньяда чирләүчеләр саны артып тора. Коронавирус белән авыручылар саны кими төшкәч, терелүчеләр арта башлагач сәнәгать оешмалары эшләп китәчәк һәм кризис узачак. Русиядәге сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре кешене терелтә торган вакцинаны уйлап чыгаруга ел ярым вакыт кирәк диләр. Көзгә таба кризис туктый башлар дип уйлыйм. Шаукым дигән әйбер бар. Коронавирусны җиңгәч тә, аның икътисадтагы кире яклары дәвам итәчәк әле. 2021 елда бу процессларны туктата алсалар яхшы булыр инде.

Бу хәлләр туризмга бик нык бәрәчәк. Әйтик, Кыпрыс керемнең 90 процентын туризм алып тора. Төркиядә ул 25 процентны тәшкил итә. Бу аларның икътисадына зыян сала. Татарстанда эчке туризм эшли. Турагентлыкларга кешеләрне чит илгә җибәрүгә караганда, бер туристтан килгән керем дүрт-биш тапкырга күбрәк. Шуңа Кытайдан гына димәгән бит, Русия туристлары исәбенә дә эшләп була. Узган ел Татарстанга килгән 3 млн 800 мең туристның 330 меңе чит илдән. Бу зур сан түгел. Чит илдән 100 мең кеше килүдән зыян килә дип уйламыйм", диде Шамил Галимов Азатлыкка.

Икътисад белгече Таһир Дәүләтшин вазгыять нефть бәясе төшүнең күпме вакытка сузылуына бәйле ди. Ул озакка сузылса, халыкның кереме кимиячәк, дип исәпли.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

"Резервларны әкренләп ашап бетерәчәкбез, доллар курсы менәчәк, бәяләр күтәреләчәк һәм халыкның сатып алу мөмкинлеге кимиячәк – менә аның төп нәтиҗәсе шул булачак.

Татарстан икътисадына турыдан-туры зыян килми. Чөнки бездә нефть эшкәртү югары дәрәҗәдә. Ул нефть бәясенә караганда, күпкә тотрыклырак. Бу күбрәк федераль бюджетка зыян китерә. Безнең нефть чыгаручыларга да, аны эшкәртүчеләргә дөнья базарындагы бәяләр әллә ни әһәмиятле түгел. Нефть мичкәсе өчен 50 доллар – югары бәя. Бөтен чыгымнарны каплый алалар.

Якын киләчәктә нефть бәясе тотрыклы булачак. Ә инде ун, егерме елдан нефть бәясе төшәчәк дип уйлыйм. Чөнки энергияне чыгаруның башка юллары табылып тора. Нефтькә ихтыяҗ артырга да мөмкин, тик аның әһәмияте кимиячәк. XIX гасырда таш күмер бик стратегик материал булган, ХХ гасырда – нефть булды. Таш күмерне чыгару ел саен арта бара, икътисадка йогынтысы бик аз. Нефть белән дә шулай, аның әһәмияте кимиячәк", диде Дәүләтшин Азатлыкка.

Коронавирустан куркасызмы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG