Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Илназ Пиркинны газаплауда гаепләнүче полиция хезмәткәрләренә 59 ел колония таләп итә


Илназ Пиркин
Илназ Пиркин

Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсендә 22 яшьлек Илназ Пиркинны үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерү турында җинаять эше карала.

18 мартта узган мәхкәмә утырышында дәүләт гаепләүчесе Илназ Пиркинны газаплауда гаепләнүче биш полиция хезмәткәрләренә барлыгы 59 ел колония сорады дип хәбәр итә "Зона права" хокук яклау оешмасы.

Прокурор Эчке эшләр министрлыгы Татарстан идарәсенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Әхмәтшинны ун елга гомуми тәртипле колониягә җибәрүне, калган дүрт хезмәткәргә кырыс тәртипле колония җәзасы бирүне сораган. Гадел Рәхимовны – 14, Игорь Филиновны – 13, Михаил Логачевны -12 һәм Наил Миндубаевны ун елга колониягә ябуны таләп иткән.

Моннан кала, прокурор аларга өч елдан алып алты елга кадәр хокук саклау оешмаларында эшләү тыелган булырга тиеш дип белдергән.
Гаепләнүчеләрнең барысы да көч кулланып вазифаларын арттыруда, кешене янаулар белән үз-үзен үтерүгә җиткерүдә һәм ришвәт алуда гаепләнә.

Алтынчы гаепләнүче – Илнар Гарипов качкан һәм федераль эзләүгә игълан ителгән. Аның эше аерым карала.

Түбән Кама егете Пиркин 2017 елның 19 октябрендә үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Тәртип саклаучылар Пиркин Николай Удиряковның машинасыннан магнитола урлаган дип шикләнгән.

Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйнаган. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак Удиряковка аны кире кайтаруын әйтә.

Пиркинны Удиряков полициядән гаризасын кире алгач тоткарлыйлар.
Бу эштә зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен "Зона права" оешмасы яклый. Мәхкәмәнең киләсе утырышы 19 мартка билгеләнгән. Бу җинаять эшен карау тулысынча ябык тәртиптә уза.

XS
SM
MD
LG