Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада Илназ Пиркин эшен карау мәхкәмәсенә журналистларны кертмәделәр


Түбән Камада Илназ Пиркинны азаплауларда гаепләнгән алты полиция хезмәткәре эшен карау башланган мәхкәмә утырышына журналистларны кертмәгәннәр.

Бу гаепләнүчеләр соравы белән шулай эшләнгән дип хәбәр итә "Медиазона". Мәхкәмәдә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең дәүләт серенә тиң мәгълүматлары яңгырарга мөмкин дип аңлатыла.

"Зона права" хокук яклау оешмасы адвокаты Дмитрий Хомич Пиркинның әнисе үтенече белән мәхкәмәне ачык итүне сораган иде, әмма ул кире кагылды. Элегрәк адвокат Андрей Сучковка да утырышларда катнашу тыелды.

Татарстан прокуратурасы Түбән Кама полиция бүлегендә эшләүче биш хезмәткәрнең эшен мәхкәмәгә февраль урталарында тапшырган иде. Ринат Әхмәтшин, Гадел Рәхимов, Игорь Филинов, Наил Миндубаев һәм Михаил Логачев көч кулланып вазифаларын арттыруда һәм кешене үз-үзен үтерүгә җиткерүдә гаепләнә. Алар​ 22 яшьлек Илназ Пиркинны үз-үзен үтерүгә җиткергән диелә.

Эшнең тагын бер фигуранты Илнар Гарипов качкан һәм эзләүгә игълан ителгән. Аның эше аерым карала.

Түбән Кама егете Пиркин 2017 елның 19 октябрендә үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Тәртип саклаучылар Пиркин Николай Удиряковның машинасыннан магнитола урлаган дип шикләнгән.

Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйнаган. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак Удиряковка аны кире кайтаруын әйтә.

Пиркинны Удиряков полициядән гаризасын алгач тоткарлыйлар.

XS
SM
MD
LG