Accessibility links

Азат Мифтаховның туган көненә онлайн-пикет уза


Активист Влад Барабанов
Активист Влад Барабанов

Хулиганлыкта гаепләнеп бер елдан артык тикшерү изоляторында утыручы МДУ аспиранты Азат Мифтаховның 21мартта туган көне. Аны яклап онлайн-пикетлар уза.

Бер елдан артык сак астында утыручы аспирант Азат Мифтаховның туган көне уңаеннан аны яклау төркеме 21 мартта пикетлар чираты оештыра.

Активистларның күбесе коронавирус сәбәпле карантинда булганга, катнашучылар #FREEAZAT тамгасы белән онлайн-пикет игълан итте: пикетчылар социаль челтәрләргә Азатны яклап ясалган плакатлар белән төшкән фотоларны чыгара. Фотоларны #метрöпикет телеграм-боты җыеп бара.

Азатның әнисе Гөлнур Мифтахова
Азатның әнисе Гөлнур Мифтахова

DOXA студентлар журналы белдерүенчә, онлайн-пикет фотолары Азатка почта аша җибәреләчәк.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов сәяси нәфрәт нигезендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Мифтаховны 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарладылар. Сак астында тоту вакытын берничә мәртәбә озайттылар, соңгы мәхкәмә карары нигезендә Азат 2020 елның 7 апреленә кадәр сак астында калачак.

Мифтахов үзенең гаепсез булуын белдерә һәм аңа карата җинаять эшенең ялганга нигезләнгән булуын әйтә.

"Мемориал" хокук яклап үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Азат Мифтаховка — 27 яшь
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

XS
SM
MD
LG