Accessibility links

Мәскәү мәхкәмәсе Азат Мифтаховка белдерелгән гаепләүгә карата шикаятьне кире какты


29 февраль Мәскәүдә Немцов маршында Азат Мифтаховка теләктәшлек йөзеннән плакат күтәреп бардылар
29 февраль Мәскәүдә Немцов маршында Азат Мифтаховка теләктәшлек йөзеннән плакат күтәреп бардылар

Биш сәгатькә соңарып башланган мәхкәмә утырышында Азат Мифтаховның үз адвокаты катнаша алмады.

3 март Мәскәүдәге апелляция мәхкәмәсе Азат Мифтаховка белдерелгән гаепләүгә карата шикаятьне карарга тиеш иде. Утырыш башлануын өч сәгатьтән артык көткәннән соң, Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина мәхкәмәнең гаепләнүче һәм яклаучының хокукларын санга сукмавына ризасызлык белдереп, мәхкәмә рәисе исеменә шикаять язып, үзе катнаша торган башка утырышка ашыкты.

Кичке биштә генә башланган утырышта мәхкәмә Азатка үзе билгеләгән адвокат катнашында апелляция мөрәҗәгатен карады, апелляциянең кабул ителмәве турында карар чыгарды. Азат мәхкәмә билгеләгән адвокаттан баш тартты, ләкин мәхкәмә аспирантның бу таләбен канәгатьләндермәде. Бу турыда ОВД-инфо хәбәр итә.

21 мартта, Азат Мифтаховның туган көнендә МДУ янында ялгыз пикетлар узачак. Бу хакта "Idel.Реалии" хәбәрчесенә бүген мәхкәмәгә килгән активистлар әйткән. Шулай итеп, алар Азатны туган көне белән котларга, аны азат итүне таләп итәргә җыена. Бу Азатның СИЗОда каршы алган икенче туган көне булачак.

Азат Мифтахов 7 апрельгә кадәр сак астында калачак.

4 февральдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Мифтаховны тагын ике айга сак астында калдырды. 28 февральдә Мәскәү прокуратурасы аңа белдерелгән гаепләүне раслады. Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов һәм тагын ике кеше сәяси нәфрәт нигезендә “Бердәм Русия” офисына һөҗүм итүдә гаепләнә.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз. Шулай ук безнең Telegram каналына да язылыгыз.

XS
SM
MD
LG