Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин 1 апрельдән гаскәргә алу фәрманын имзалады


Армия. Гомум фото.
Армия. Гомум фото.

Коронавирус таралу куркынычы булуга карамастан, гаскәргә алу элекке тәртиптә кала.

Русия президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә чакыру турындагы фәрманны имзалады. Документ хокукый мәгълүматлар сайтында чыккан.

Фәрман нигезендә 2020 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр Русиянең 18-27 яшьлек ватандашлары гаскәргә чакырылырга тиеш. Бу юлы хәрби хезмәткә 135 мең кеше алыначак.

Элегрәк Русия саклану министры Сергей Шойгу коронавирус пандемиясе сәбәпле, гаскәргә язгы чакырылыш кампаниясе күчерелмәячәк дип әйткән иде.

Узган ел Азатлык ике татар-башкорт егетенең армиядән табутта кайтуы турында язды.

XS
SM
MD
LG