Accessibility links

Русияләр өчен “бушлай интернет” проектына 391 сайт кертелгән


Русияләр түләүсез кулланачак “социаль әһәмиятле” сайтлар арасында православ динен пропагандалаучы, дәүләт сәясәтен алга сөрүче сайтлар бар.

Русия элемтә министрлыгы “бушлай интернет” проекты кысаларында халык түләүсез керә ала торган сайтлар исемлеген раслады. Русия элемтә министрлыгы башлыгы Максут Шадаев проектны 1 апрельдән эшләтеп җибәрү турында фәрманга кул куйган. Проектка ярашлы, социаль әһәмияткә ия булган сайтлар кулланучылар өчен бушлай булачак. Исемлеккә 391 сайт кергән.

Аерым алганда, русияләр кайбер социаль челтәрләр белән бушлай кулланачак, исемлектә шулай ук эзләү системнары, дәүләт органнары һәм банклар сайтлары, китереп бирү хезмәтләре, интернет-кибетләр, ихтыярилар туплаучы хезмәтләр, белем алу, фән, спорт турында порталлар бар.

Бу исемлеккә шулай ук 58 онлайн медиа да эләккән. Шулар арасында православ христиан динен пропагандалаучы “Спас” телеканалы, Русия дәүләт сәясәтен алга сөрүче “Звезда” телеканалы, Федераль яңалыклар агентлыгы (РИА ФАН), “Взгляд” газетасы һәм Маяк радиостанциясе дә бар.

Русияләр өчен кайбер “социаль әһәмияткә ия булган” интернет-ресурслардан куллануны түләсез итү турында Федераль җыенга еллык юлламасында президент Владимир Путин белдергән иде. Проект марттан гамәлгә кертелер дип игълан ителде. Соңрак, интернет хезмәте күрсәтүче ширкәтләр белән килешүләр әзер булмау сәбәпле, аның вакыты 1 июльгә күчерелде.

Элемтә министрлыгы проектны сынау рәвешендә 1 апрельдән 1 июльгә кадәр уздыра. Интернет хезмәте күрсәтү “Ростелеком”, МТС, “Вымпелком” (“Билайн”), “Мегафон” һәм “ЭР-Телеком” ширкәтләре тарафыннан башкарылачак. Проектка ярашлы, исемлектәге сайтларга кергән очракта ватандашларга элемтә хезмәте һәм интернет-трафик өчен түләргә туры килмәячәк.

Элегрәк Шадаев түләүсез интернет элемтә ширкәтләре күрсәтә торган хезмәтнең 10 процентыннан да ким булыр дип белдергән иде.
Элемтә ширкәтләре үзләре “бушлай интернет” проекты аларга 150 миллиард сум югалтулар китерәчәк дип исәпли. Мартта Русия сәнәгать һәм эшмәкәрләр берлеге “социаль әһәмиятле сайтлар бушлай булса, мобиль операторлар бәяләрне 20 процентка күтәрәчәк” дип белдерде.

XS
SM
MD
LG