Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин мөрәҗәгатендә коронавирусны кыпчакларга тиңләде


Владимир Путин
Владимир Путин

Коронавирус эпидемиясенә каршы чараларга багышланган өченче чыгышында Русия президенты “кыпчакларны җиңгән кебек, коронавирусны да җиңәрбез” дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин төбәк башлыклары белән киңәшмә алдыннан халыкка тагын бер кат мөрәҗәгәгать итте. Бу чыгышында ул коронавирус эпидемиясеннән зыянны каплау максатыннан тагын нинди чаралар күреләчәген сөйләде.

Үзенең чыгышында Путин коронавирусны "Бөек Русь дәүләтенә яу булып килгән" халыклар белән чагыштырды. "Безнең ил җитди сынауларны бер генә тапкыр узмады. Бәҗәнәкләр дә аны интектерде, кыпчаклар да – Русия барысын да җиңде. Бу коронавирус зәхмәтен дә җиңәрбез", диде Путин.

Ул эпидемия шартларында илнең икътисадын яклау һәм социаль ярдәм максатыннан өстәмә чараларны санады. Аерым алганда, коронавируслы авырулар белән эшләүче табибларга апрельдән башлап өч ай дәвамында аена 80 мең сум күләмендә түләнеп барылачак. Урта һәм кече медицина хезмәткәрләренә 50шәр һәм 25әр мең сум түләнәчәк.

Кече һәм урта бизнезның иминиян кертемнәре 6 айга кичектерелә. Эшмәкәрләргә ярдәм чаралары алга таба да эшләнәчәк диде Путин.

Моннан тыш, эшләрен югалткан ата-аналарның балигъ булмаган һәр баласына аена өчәр мең сум түләнәчәк.

Дәүләт хастаханәләрдә коронавируслы авырулар өчен ятаклар хәзерләп куюга 33 млрд сум, реанимация машиналары һәм үпкәне ясалма җилләтү җайланмалары сатып алуга 13 млрд сум бүлеп бирәчәк.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә коронавируслы авыруларның гомуми саны 8672гә җитте. Авыру 63 кешенең гомерен өзде.

XS
SM
MD
LG