Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы РКБ табиблары Путинга һәм Русия баш прокурорына мөрәҗәгать итте


Уфада республика клиник хастаханәсе
Уфада республика клиник хастаханәсе

Карантинда утыручы табиблар түрәләрнең аларның эшенә тыкшынуын туктатуны үтенә.

Уфадагы РКБ табиблары хастаханәдә коронавирус учагы кабынып китү вакыйгасының ничек булуын аңлатып, Русия президенты Владимир Путинга һәм Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Табиблар РКБ җитәкчелегенең һәм Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының хастаханәдә вируслы үпкә шешү очраклары кискен артып китүен белә торып бернинди дә чара күрмәвен белдерә.

Табиблар Путинга юллаган мөрәҗәгатендә “сәламәтлек саклау системының төрле дәрәҗәләрендә әйтеп бетермәү, ялганлау һәм фактларны алыштырып күрсәтү күзәтелә” дип белдергән. Авторлар Путиннан “табибларның кеше тормышы һәм сәламәтлеген саклау эшенә түрәләр катнашуын чикләвен” үтенгәннәр.

Шундый ук мөрәҗәгатьне табиблар Русия баш прокуроры Игорь Красновка, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова, Росздравнадзор җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Пархоменкога да юллаган. Алар хастаханә җитәкчелеген коронавирус учагы кабынып китү турында республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына җиткермәгәндер дип фаразлый, ә җиткергән очракта министрлык та бу нисбәттән бер чара да күрмәгән дип белдерә.

Президентка һәм күзәтү органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләрне РКБның төрле бүлекләреннән 27 медицина хезмәткәре имзалаган. Ревматология бүлеге мөдире Римма Камалова Idel.Реалии-гә искәрткәнчә, кайбер кешеләр җитәкчелеккә каршы чыгарга курка.

  • 5 апрельдә үлгән пациентта коронавирус табылганнан соң, Уфадагы РКБ 6 апрельдә карантинга ябылды. Хастаханә табиблары авырулар арасында үпкә шешү һәм югары температура очраклары артуын җитәкчелеккә мартта ук әйтеп килүләрен, әмма хастаханә җитәкчелеге коронавируска тест ясарга рөхсәт итмәвен, табибларны саклану чаралары белән тәэмин итмәвен белдерде.
  • РКБда 1200 кеше, шул исәптән 600 медицина хезмәткәре карантинда ябылып калды. Шулар арасында 170 кешедә коронавирус булуы шикләнелә дип хәбәр ителде. 14 апрельгә 66 очракта коронавирус расланды. 15 апрель саннарын чыгарганда РКБда авыручылар турында аерым әйтелмәде.
  • Элегрәк Рммма Камалованың улы, юрист Тимур Уразмәтов РКБда табиблар һәм паицентларга коронавирус йогу сәбәпле прокуратурага шикаять әзерләнүен әйткән иде. Юрист шулай ук РКБга башка авырулардан дәваланырга килеп, коронавирус йоктырган кешеләрдән дә мәхкәмәгә шикаятьләр булыр дип фаразлый.
  • 13 апрельдә Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин социаль челтәрләрдә “Табибларга мөрәҗәгать” чыгарды, ул аларга “табиб һөнәрен сайлаганда ук аның куркыныч икәнен белдегез бит” дип искәртте.
  • Русия тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе РКБ җитәкчелеге гамәлләрен “ваемсызлык” маддәсе нигезендә тикшерә башлады. Башкортстан тикшерү комитетының эшен Русия Баш прокуратурасы үз контроленә алды.

Рәсми саннар. 15 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан149 (+20)9 (+0)5 (+2)
Татарстан 107 (+0)14 (+0)0 (+0)
Русия24490 (+3388)1986 (+292)198 (+28)

стоп.коронавирус.рф

XS
SM
MD
LG