Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Кашаповлар "Зөләйха күзләрен ача" фильмын тыюны таләп итә


Татар милли хәрәкте активистлары Рафис һәм Нәфис Кашаповлар “Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмын эфирдан алуны таләп итеп Русия мәдәният министрына мөрәҗәгать чыгарган.

“Азат Идел-Урал” оешмасы җитәкчеләренең берсе, хәзер Британиядә сәяси сыену алып яшәүче Рафис Кашапов һәм оешма әгъзасы Нәфис Кашапов Русия дәүләт телевидениесында бара торган “Зөләйха күзләрен ача” сериалын күрсәтүне туктатуны таләп итә. Бу таләпне алар Русия мәдәният министры Ольга Любимова исеменә юллый.

Мөрәҗәгатьтә активистлар Гүзәл Яхина романы нигезендә төшерелгән фильмны “провакация тудыручы” дип атаган, ул “татарлар һәм урыслар арасында милләт ара һәм дини ызгыш чыгаруны максат итеп куя” дигән.
“Зөләйха күзләрен ача” фильмы татарларның тарихи хәтерен мыскыл итә – чынлыкта, Татарстанда һәм Евразиядә бүген яшәүчеләрнең ата-бабалары андый рәхимсез һәм кыргый булмаган” ди хат авторлары.
Алар фильмның режиссеры һәм төп рольләрне башкаручылар татар халкы алдында гафу үтенергә тиеш дип белдерә.

Кашаповлар фикеренчә, төрки-татарларга үз киностудияләрен булдыру, үз нәфис фильмнарын төшерү кирәк. “Безнең халкыбызның Җирдә үз, аерым бер миссиясе бар, язмыш бөтен дөньяга сибеп ташлаган татарларның мөһим милли, дини һәм социаль мәсьәләләрен хәл итү безнең кулдан килә” диелә хатта.

Активистлар шулай ук эшмәкәрләргә һәм Бәйсез илләр бердәмлегендәге иҗтимагый оешмаларга элеккеге союздаш республикаларга кайбер фильмнар һәм китапларны күбәйтеп таратырга тәкъдим итә. Шулар арасында Рамил Төхвәтуллин төшергән “Зөләйха”, “Ак Бүре” кино студиясе чыгарган “Иманга кайту” фильмнары, Вахит Имамовның “Яшерелгән татар тарихы” китабы, Фәүзия Бәйрәмованың "Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар", "Күчем хан”, Айдар Хәлимнең “Империяне үтерергә!” китаплары атала.

15 апрельдә “Русия коммунистлары” фиркасе да “Зөләйха күзләрен ача” сериалын күрсәтүне тыюны таләп итеп чыкты. https://pdmnews.ru/11417/ Коммунистлар фильм авторларын ил тарихындагы совет чорын каралтуда гаепли.

Казан язучысы Гүзәл Яхина романы нигезендә төшерелгән “Зөләйха күзләрен ача” сигез серияле фильмы 13 апрельдә “Россия 1” каналында күрсәтелә башлады.

Фильмның беренче сериясен караган тамашачылар тарафыннан төрле фикерләр әйтелде. Аларның бер өлеше бу фильм татар халкын кимсетеп күрсәтә дип уйласа, икенчеләре биредә бары тик кеше, хатын-кыз язмышы сурәтләнгән дип саный.

"Зөләйха күзләрен ача"

"Зөләйха күзләрен ача" романы 2015 елда чыгып, Русиядә күпсанлы әдәби бүләкләргә лаек булды. Роман дөньяның 34 телендә дөнья күрде. Татарчага тәрҗемәсен шагыйрә һәм журналист Флера Тарханова башкарды.

2018 елның җәендә “Россия-1” каналы “Зөләйха күзләрен ача” романы нигезендә күпсериялы фильм төшерде. Төп рольне Чулпан Хамматова башкарды. Икенче пландагы рольләргә шулай ук татар театрлары артистлары да җәлеп ителде. Сериалның бер өлеше Казанда һәм Татарстанда төшерелде.

Моның өчен Лаеш районында Чулман ярында агач йортлардан махсус авыл да төзелде.

Фильмга саундтрек буларак "Ай былбылым" татар халык җыры сайланган. Аны Татарстанның атказанган артисты, "Голос" телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова башкара.

Моннан тыш, сериалга җырчы Эльмира Кәлимуллина башкаруында "Өмет чаткысы" җыры да кергән. Ул композитор Эльмир Низамов музыкасына язылган.

XS
SM
MD
LG