Accessibility links

Кайнар хәбәр

5 майга кадәр Казанга һәм Уфага чит илләрдән өч рейс кайтачак


Уфа һава аланы
Уфа һава аланы

Казанга Берлин һәм Нур-Солтаннан, Уфага Пхукеттан туристлар кайтуы көтелә.

Русия элемтә министрлыгы майның беренче атнасында чит илләрдән ватандашларны кайтаручы рейслар турында мәгълүмат чыгарган. Исемлектә Казанга кайтачак рейслар да бар. 4 майда Татарстан башкаласына Берлиннан очкыч кайтачак, ә 5 майда Казахстан башкаласы Нур-Солтаннан рейс көтелә.

Чит илдән кайткан ватандашларның барысы да ике атнага карантинга урнаштырылачак.

Элегрәк Росавиация 5 майга кадәр булачак рейслар исемлеген хәбәр иткән иде.

1 майда “Урал һава юллары” очкычы белән Пхукеттан Уфага һәм Сочига русияләр кайтарылачак.

5 майга кадәр Русия һава ширкәтләре Тель-Авив, Рим, Мале, Коломбо, Бангкок, Пхукет, Камран һәм Шанхайдан рейслар ясаячак.

21 апрель Казанга Төркия һәм Гоадан барлыгы 342 турист кайтты. Аларның бер өлеше Татарстан кешеләре иде. 50 юлчы Башкортстанга кайтып китте, калганнары Русиянең башка төбәкләренә юл алды.

27 апрельдә Уфага ике очкычта Дубай һәм Гоадан 279 Русия ватандашы өйләренә кайтты. Шулар арасында 54 кеше Башкортстанныкы.

XS
SM
MD
LG