Accessibility links

Кайнар хәбәр

5 майда Төркиядән һәм АКШтан Татарстан кешеләре кайтарыла


Уфа һәм Мәскәүгә килүче очкычларда берничә дистә татарстанлы ватанына әйләнеп кайта.

5 майда Уфага Антальядан Русия ватандаштарын кайтаручы рейс киләчәк. Очкычта Татарстан кешеләре дә бар. Алар автобус белән Казанга кайтарылачак, аннары “Ливадия” шифаханәсенә ике атналык карантинга урнаштырылачак дип хәбәр итә оператив штаб.

Моннан кала, Лос-Анджелестан Мәскәү аша кайтучы рейста да Татарстан кешеләре бар. Бу турыда АКШта Русия илчесе Анатолий Антонов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, очкычта 298 юлчы. Аларның бер өлеше төбәкләр булышлыгы белән кайтарыла. Русиянең 18 төбәге үз ватандашларын кайтаруда ярдәм күрсәткән.

“Күп төбәкләр безнең мөрәҗәгатькә уңай җавап бирде. Аларның башлыклары оператив штаб белән элемтәгә керде һәм карантин мәсьәләсен җайлады. Нәтиҗәдә очкычка өстәмә рәвештә 38 юлчы алынды, алар Акмәчет, Татарстан, Иркутски, Самар, Свердлау, Төмән һәм Ульян өлкәләреннән”, дигән Антонов.

4 майда Казанга Берлиннан очкыч килде, аның белән кайткан 27 кеше “Ливадия” шифаханәсенә карантинга урнаштырылды. Шулардан 22 – Татарстан кешесе, 3 – Башкортстаннан, Киров өлкәсе һәм Марий Иленннән берешәр кеше дип хәбәр итте Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова.

5 майда Татарстанга Төркиядән һәм Гоадан кайткан туристларның карантин вакыты тәмамлана. Галимова белдергәнчә, аларга моңарчы ясалган анализлары коронавирус күрсәтмәгән, хәзер ахыргы нәтиҗәләр килгәне көтелә.

5 майга кадәр Казанга Нур-Солтан (Астана) шәһәреннән дә очкыч килергә тиеш иде, ләкин Казан һава аланы сайтында әлеге рейсның башкарылмавы турында әйтелгән.

XS
SM
MD
LG