Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Берлиннан русияләр кайтарылды


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Казан һава аланына Русия туристлары белән очкыч кайтып төште. Туристлар “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылачак.

Коронавирус сәбәпле Германиядә калган Русия ватандашлары бүген Казанга кайтып төште. Берлиннан килгән очкыч Казан һава аланында 17.03 сәгатьтә төшеп утырды. Туристларның барысы да ике атналык карантинга җибәрелә.

2 майда Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикага Казакъстаннан һәм Германиядән якынча 170 кеше кайтачагын әйткән иде.

3 майда Казанга Уфа аркылы Таиландтан кайткан татарстаннар да “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылды. Моңа кадәр чит илләрдән кайткан Русия туристларының бер өлеше “Васильевский” шифаханәсенә карантинга куелган иде. Марина Патяшина сүзләренчә, бер атна дәвамында “Васильевский” шифаханәсендә Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Индонезия, Грузиядән Самар һәм Уфа һава аланнарына кайтып төшкән 210 кеше урнаштырылган.

Бу кешеләрнең ясаткан тестлары коронавирус барлыгын күрсәтмәгән. 194 кеше обсервациядә торган, шуларның 158е Татарстан кешеләре. Апрель ахырында 107 кеше “Ливадия” шифаханәсеннән 14 көнлек карантин вакыты чыгып, үз төбәкләренә кайтып киткән. Алар барысы да сәламәт дип белдерде Роспотребнадзор вәкиле.

5 майда Татарстанга Төркиядән һәм Гоадан кайткан туристларның карантин вакыты тәмамлана. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдергәнчә, аларга моңарчы ясалган анализлары коронавирус күрсәтмәгән, хәзер ахыргы нәтиҗәләр килгәне көтелә.

4 майга Татарстанда COVID-19 вирусы 1117 кешедә ачыкланган, 130 кеше савыккан. Өч кеше үлгән. Соңгы тәүлектә вирус йоктыруның тагын 86 очрагы рәсми теркәлгән.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG