Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядән кайткан 14 татарстанлы "Ливадия"гә урнаштырылды


Туристлар Уфа һава аланына төште
Туристлар Уфа һава аланына төште

Антальядан Уфага килгән очкычта Татарстаннан 14, Башкортстаннан 21 кеше өйләренә әйләнеп кайтты.

6 май төнендә Уфа халыкара һава аланына Антальядан SU-2143 рейсы килде. Очкыч Төркиядә коронавирус сәбәпле калган Русия ватандашларын алып кайтты. Уфага 93 юлчы кайтты, шуларның 14е – Татарстан, 21е – Башкортстан ватандашлары, калганнары Удмуртия, Чуашстан, Чиләбе, Оренбур, Түбән Новгород өлкәләре һәм Пермь крае кешеләре дип хәбәр итә Башинформ.

Бу төбәкләрдән автобуслар килеп, ватандашларын өйләренә алып кайтып киткән.

Төркиядән кайткан рейста барлыгы 160 Русия ватандашы булган, аларның бер өлеше Ростов шәһәрендә төшкән.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, Татарстанда кайткан 14 кеше ике атналык карантинга “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылган.

4 майда “Ливадия”гә Берлиннан кайткан 27 кеше урнаштырылган иде, шуларның 22се Татарстан ватандашы дип хәбәр ителде.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле Русия 26 апрельдән чит илләргә даими һәм чартер очышларны туктатты. Чит илләрдә калган русияләрне махсус рейслар белән кайтаралар. Шундый очышлар ярдәмендә Татарстан кешеләре Төркия, Гоа, Германиядән кайтарылды, Казакъстаннан да рейс буласы хәбәр ителде, әмма ул билгеләнгән көнне башкарылмады.

Русия тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, чит илләрдән кайтырга теләүче 25 меңләп русияле бар.

XS
SM
MD
LG