Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимова Апаста COVID-19 авырулары саны артуын аңлатты


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Татарстан президенты сүзчесе Апаста коронавирус кискен таралып китү күзәтелми дип белдерде.

Апас районында авырулар саны күбәюе коронавирус кискен таралып китүне күрсәтми, дип аңлаткан Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, яңа вирус ике гаиләдә ачыкланган, калган очраклар бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән.

Узган тәүлектә Татарстанның Апас районында COVID-19 йоктыруның 20 яңа очрагы турында хәбәр ителде. Татарстанда тәүлегенә 87 очрак, шуларның дүрттән бере диярлек Апаска туры килә. Хәзер, рәсми саннарга караганда, Апас районында 30 кешедә коронавирус табылган.

“Шулай ачыкланды. Бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән кешеләр [йоктырган], бары бер-ике гаилә генә. Калганнары төрле кешеләр” дигән Галимова.

Татарстанда 13 майга COVID-19 вирусы йоктыруның 1919 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә 100 кеше савыккан, савыгучылар саны барлыгы 740 кеше.

Рәсми саннар. 13 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 919 (+87) 740 (+100) 6 (+0)
Башкортстан 1 696 (+49) 466 (+30) 16 (+0)
Русия242 271 (+10 028) 48 003 (+4 491) 2 212 (+96)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG