Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта Колчакка һәйкәлне сүткәннәр


Александр Колчак, 1909 ел
Александр Колчак, 1909 ел

Стәрлетамакта урнаштырылган Колчак бюсты Росгвардия тарафыннан сүтеп алынган. Шәһәр идарәсе һәйкәл канунсыз куелган дип белдерә.

Стәрлетамакта 15 майда куелган Колчак бюсты 17 май төнендә хакимият тарафыннан сүтеп алынган. Һәйкәлнең сүтелүе хакында аны үз акчасына куйдырган эшмәкәр Таһир Ибраһимов социаль челтәрдә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Колчакка һәйкәл куюның берничә тарафдары аны саклап калырга теләп, каршы торган, әмма көчләре җитмәгән.

“Кызганычка каршы, Колчакка һәйкәлне яклап кала алмадык. Төнге сәгать өчтә, 1937 елгы НКВД гамәлләрен кабатлап, агрессив Росгвадия хезмәткәрләре төркеме подполковник белән берлектә, Стәрлетамак идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Шәйхетдинов җитәкчелегендә һәйкәлне уратып алдылар, мине якын китермичә, ызгыш чыгарырга маташтылар. Көчләр тигез түгел иде, без ачуы ташыган хакимият вәкилләренә каршы ике генә кеше идек. Тиз генә куәтле экскаватор, самосвал китерделәр һәм бюстны нигезе-ние белән йолкып алдылар, самосвалга төяп билгесез якка алып киттеләр” дип яза Ибраһимов.

Эшмәкәр сүзләренчә, аның фикердәше булган ханым бюстны сүтүгә каршы торырга тырышкан вакытта тән җәрәхәтләре алган, һәм табибка, полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

“Без аларга каршы тора алмадык. Шәйхетдинов мыек астынан көлеп: “Кызыл армия барысыннан да көчле...” диде. Болар әшәкелек һәм рәнҗетә торган әйбер” дигән Ибраһимов.

Бюстны 18 майда ачарга теләгәннәр. Ләкин шәһәр идарәсе һәйкәл канунсыз урнаштырылган дип санап, аны сүтәргә фәрман биргән.

Стәрлетамак шәһәре идарәсе “Сынлы композиция муниципаль биләмәдә рөхсәт документларыннан башка һәм шәһәр идарәсе белән килештермичә урнаштылырган. Бу Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып тора” дип белдерде.

Эшмәкәр Таһир Ибраһимов урыс адмиралы Алексей Колчак бюстын үзе төзеткән бина каршына урнаштырган иде. Һәйкәл куюны ул Колчакның үлеменә 100 ел тулуга багышлаган. Ибраһимов Колчакны Русия дәүләте тарихында легендар шәхес, галим, поляр җирләрне тикшерүче, океанограф, Порт-Артурны саклау сугышлары каһарманы дип атады.

Һәйкәл куелуга каршы "Башкорт" төркеме һәм Русия халыкларының демократик конгрессы каршы чыкты. Республика төзүгә каршы булган кешенең исемен мәңгеләштерү дөрес түгел дип саный алар.

“Стәрлетамакта Башкорт республикасына каршы булган адмирал Колчакка һәйкәл куйдылар, аны урыс милләтчеләре бик хөрмәт итә. Республика җитәкчелеге шуңа риза булган икән, алайса нигә Уфада Башкортстанга нигез салган Зәки Вәлидигә бүгенгә кадәр һәйкәл юк? Бу сораудан кайчанга кадәр качып йөрергә җыенасыз” дип язып чыкты “Башкорт” вәкилләре оешманың Telegram-каналында.

“Колчак теше-тырнагы белән каршы булган республикада бу сәясәтчегә һәйкәл кую башкортлар һәм Русиянең башка күп халыклары тарихи хәтерен таптау дигән сүз. Колчак, мөселман милли хәрәкәтен танымыйча, аны читкә этәреп, Аклар хәрәкәтенә төзәтеп булмаслык стратегик зыян китерде, аннан гаскәренең иң көчле, сугышка сәләтле өлешләре китте. Колчак җиңгән булса, бернинди аерымлык, милләтләрнең үсеше турында да сүз бара алмас иде. Ә милли кадрлар андый илдә хәтта кечкенә генә дә җитәкче вазифаларына дәгъва кыла алмас иделәр” дип язып чыкты Русия халыклары демократик конгрессы вәкилләре.

XS
SM
MD
LG