Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Миңнехановны өченче мөддәткә Татарстан җитәкчесе вазифасына тәкъдим итүне хуплады


Рөстәм Миңнеханов, Владимир Путин
Рөстәм Миңнеханов, Владимир Путин

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчесе урынына өченче тапкыр тәкъдим ителәргә мөмкин.

Русия президенты Владимир Путин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны тагын бер мөддәткә "республика җитәкчесе" вазифасына тәкъдим итүне хуплады. Бу хакта ул бүген видеоконференция барышында белдерде.

"Мин, әлбәттә, намзәтегезне республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим итүне хуплыйм. Сезгә элекке эш чоры өчен рәхмәт әйтәсем, киләсе чор өчен уңышлар телисем килә", диде Путин. Ул чыгышында "президент" сүзен кулланмады, "республика җитәкчесе" дип сөйләде.

Татарстан Конституциясенең 91нче маддәсе 5 пунктында "бер кеше ике тапкыр рәттән Татарстан президенты була алмый" дип язылган.
Рөстәм Миңнеханов республиканы 2010 елдан бирле җитәкли. Ул елны аңа Татарстан президенты вәкаләтен Татарстан Дәүләт шурасы бирде. 2012 елда республика Конституциясендә "Татарстан президенты сайлаулар нәтиҗәсендә билгеләнә" дигән канун торгызылганнан соң, 2015 елда Миңнеханов 94 проценттан артык тавыш җыеп, үзенең президент мөддәтен 2020 елга кадәр озайтты.

Узган елның декабрендә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Юрий Камалтынов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда президент сайлауда җиңсә, бу урынны алга таба да били ала дип белдерде.

"Рөстәм Миңнеханов бер тапкыр сайланды. Тагын бер тапкыр аны билгеләделәр. Бүгенге көндә мин аның очрагында әлеге чикләү гамәлдә була дияргә бернинди нигез дә күрмим", дип белдерде Камалтынов.

Татарстан Русия төбәкләре арасында президент вазифасын саклап калган соңгы субъект булып тора. Мәскәү Татарстан президенты вазифасын 2020 елда Миңнехановның вәкаләтләре тәмамланганчы калдырырга әзерлеген белдергән иде.

XS
SM
MD
LG