Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камалтынов: Рөстәм Миңнеханов өченче мөддәткә президентлыкка бара ала


Юрий Камалтынов
Юрий Камалтынов

Рөстәм Миңнеханов 2020 елгы Татарстан президентын сайлауда намзәт буларак катнаша ала дип Камалтынов. Республика Конституциясендә исә бер үк кеше ике мөддәттән дә артык президент була алмый диелгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда президент сайлауда җиңсә, бу урынны алга таба да били ала дип белдергән Татарстан Дәүләт шурасы рәис урынбасары, "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Юрий Камалтынов. Коммерсант язганча, Камалтынов бу очракта канун бозылмый дип саный. Сүз Татарстан Конституциясеннең 91нче маддәсе 5 пунктында язылган "бер кеше ике тапкыр рәттән Татарстан президенты була алмый" дигән тыю турында бара.

"Рөстәм Нургалиевич бер тапкыр сайланды. Тагын бер тапкыр аны билгеләделәр. Бүгенге көндә мин аның очрагында әлеге чикләү гамәлдә була дияргә бернинди нигез дә күрмим", дип белдергән Камалтынов.

Рөстәм Миңнеханов республиканы 2010 елдан бирле җитәкли. Аңа бу вәкаләтне Татарстан Дәүләт шурасы бирде. 2012 елда Татарстан президенты сайлаулар нәтиҗәсендә билгеләнә дигән канун республика Конституциясендә торгызылды.

2015 елда сайлауларда Миңнеханов 94 проценттан артык тавыш җыеп, үзенең президент мөддәтен 2020 елга кадәр озайтты.

Моннан тыш, Камалтынов республика җитәкчесе вазыйфасының атамасын үзгәртергә җыенмауларын да әйткән.

"Безнең әлегә Конституциябез бар, без катгый Конституция буенча эшлибез. Иртәгәге көн тәртибендә андый сорауны мин күрмәдем", дигән Камалтынов.

Татарстан Русия төбәкләре арасында президент вазыйфасын саклап калган соңгы субъект булып тора. Мәскәү Татарстан президенты вазифасын 2020 елда Миңнехановның вәкаләтләре тәмамланганчы калдырырга әзерлеген белдергән иде.

XS
SM
MD
LG