Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: президент атамасы мәсьәләсендә Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү хокукы бар


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан парламенты рәисе президент атамасы мәсьәләсендә бер эш тә алып барылмый, чөнки федераль канун, конституцияләр бар дип белдерде.

Ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның республика президенты атамасын алыштыру турындагы сорауга җавап бирде.

"Президент атамасы мәсьәләсендә без әлегә бернинди дә эш алып бармыйбыз, чөнки федераль канун гамәлдә. Русия Конситуциясе, Татарстан Конституциясе бар. Әгәр берәрсе бу сорауны күтәрсә... Моны Татарстаннан кем дә булса күтәрер дип уйламыйм", диде Мөхәммәтшин. Аның сүзләрен республика басмалары китерә.

"Безнең үз позициябезне яклау өчен тулы хокук бар, чөнки республика Конституциясе, федераль Конституциядә бу мәсьәлә шул төбәктә яшәгән халык, сайлап куелган дәүләт оешмасы тарафыннан хәл ителә диелә. Бу минем сүзләр түгел, президент Владимир Путин сүзләре. Ул "Татарстан халкы бу сорауны үзе хәл итәргә тиеш", диде. Бездә мәсьәлә хәл ителгән", диде парламент спикеры.

Аның сүзләренчә, федераль канун гамәлдән чыгарылырга мөмкин, әмма хокук калачак. "Әгәр бу мәсьәләне тагын кем дә булса күтәрә икән, парламентның Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә хокукы булачак", диде Мөхәммәтшин.

Күптән түгел парламентның Канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин "субъектның иң югары вазифадагы заты атамасын билгеләү ​– фәкать субъект вәкаләте. Ул атаманы 2020 елдан соң да саклап калуга берни комачауламый", дигән иде.

2015 елның декабрендә Татарстан Дәүләт шурасы президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде. 2016 елның 1 гыйнварына кадәр республика кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерү өчен вакыт бирелгән иде.

XS
SM
MD
LG