Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда президент атамасын 2020 елдан соң да саклап калырга телиләр


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан парламентында комитет рәисе Шакир Яһүдин республика башлыгы атамасын билгеләү "фәкать төбәк вәкаләте" дип белдерә.

Татарстан җитәкчелеге президент вазифасын 2020 елдан соң да калдырырга өметләнә.

"Субъектның иң югары вазифадагы заты атамасын билгеләү ​– фәкать субъект вәкаләте. Ул атаманы 2020 елдан соң да саклап калуга берни комачауламый", диде Дәүләт шурасында узган матбугат очрашуында парламентның Канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин. Депутат сүзләрен "Коммерсантъ-Казань" китерә.

Ул былтыр Дәүләт шурасы Русия президенты Владимир Путинга "әлеге сорауларны килештерү комитеты аша чишәргә рөхсәт бирүне" сорап мөрәҗәгать итүен дә искә алды. "Кызганыч, мондый комиссия бүгенгәчә әле төзелмәгән. Миңа билгеле булганча, бу турыда сөйләшүләр бара", ди Яһүдин.

Депутат фикеренчә, Русия думасы төбәк президентлары атамасын үзгәртү турында 2010 елда кабул иткән канун "республиканың үз гореф-гадәтләрен, тарихын исәпкә алуны чикли".

2015 елның декабрендә Татарстан Дәүләт шурасы президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде. 2016 елның 1 гынварына кадәр республика кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерү өчен вакыт бирелгән иде.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG