Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миннеаполис шәһәрендә чуалышлар дәвам итә, полиция бүлеге яндырылды


Миннеаполис шәһәрендә чуалышлар
Миннеаполис шәһәрендә чуалышлар

Полиция кулга алуы вакытында кара тәнле америкалының үлеме Миннесота штатында тәртипсезлекләргә китерде.

АКШның Миннесота штатындагы Миннеаполис шәһәрендә өченче көн рәттән чуалышлар бара, халык урамнарда биналарны яндыра, кибетләрне талый. Акциядә катнашучылар шәһәрдәге полиция бүлегенә бәреп кереп, аңа ут төрткәннәр дип хәбәр ителә.

Чуалышларга 25 май көнне полиция кулыннан кара тәнле америкалының үлеме сәбәп булды. 46 яшьлек Джордж Флойд кибеттә ялган түләү документы куллануда шикләнелеп тоткарлана. Аның коралы булмый. Ак тәнле полиция вәкиле аның муенына тезе белән басып, җиргә кысып тота. Флойд берничә тапкыр “мин сулый алмыйм” дип зарланса да, тезен бушатмый. Нәтиҗәдә тоткарланган ир-ат хастаханәдә җан бирә.

Бу вакыйга халык арасында һәм җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. Флойдны кулга алуда катнашкан дүрт полиция хезмәткәре эшенннән алынды.

АКШ президенты Дональд Трамп шәһәр җитәкчелеген вазгыятьне контрольгә ала алмауда гаепләде. Ул шулай ук Миннеаполиска Илкүләм гвардия һәм гаскәр җибәрү ихтималын да әйтте.

Миннеаполиста һәм АКШның башка шәһәрләрендә тыныч протест чаралары да уза. Халык Флойдны кулга алуда катнашкан дүрт полиция хезмәткәренә җәза бирүне таләп итә. Хакимият вәкилләре эшне җентекләп тикшереп, гаделлекне торгызу өчен бөтен көчен куячагын әйтә.

Амеркиада кара тәнлеләрнең ак тәнле полиция хезмәткәрләре кулыннан һәлак булу очраклары соңгы елларда еш кына киңкүләм протест һәм чуалышларга китерде. Джордж Флойд очрагы турында язучылар аның 2014 елда Нью-Йоркта Эрик Гарнерның үтерелүе вакыйгасын хәтерләтә дип искәртә.

Урамда тәмәке сатып торган Эрик Гарнерны кулга алу вакытында полиция аның муеныннан кысып тоткан. Ул да “мин сулый алмыйм” дигән. Гарнер медицина ярдәме килеп җиткәнче үк һәлак була. Бу вакыйгадан соң Америкада Black Lives Matters дигән хәрәкәт башланган иде. Анда катнашучылар полициянең афроамериканнарга каршы коралны контрольсез куллануына каршы чыкты. Мәхкәмә Эрик Гарнерны буып үтергән полиция хезмәткәрен гаепсез дип тапты.

XS
SM
MD
LG