Инфекция үзәге тиз генә төзеп була торган конструкцияләрдән җыелды. Ул бер катлы биналардан тора, гомум мәйданы 16 мең шакмак метрны тәшкил итә. Һоспитальдә 100 палата, шуңа өстәп тәүлек әйләнәсе кабул итү өчен 82 бокс һәм 18 реанимация бүлмәсе бар. Клиника барлыгы 470 авыруны кабул итәргә исәпләнгән.
Һоспиталь янында табиблар һәм шәфкать туташлары өчен 46 кешелек тулай торак та төзелде. Йогышлы авыруларны дәвалау үзәге коронавирус тарала башлагач - 24 мартта төзелә башлады. Моңа кадәр ике ай эчендә андый төзелешләр башкарылганы булмады.
Үзәкне ачуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм бу чарага махсус килгән Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашты.
Башкортстанда барлыгы 3185 кешедә коронавирус ачыкланды. Республика хастаханәләрендә 910 кеше дәвалана, шуның 36сы авыр хәлдә. Үлүчеләр 18 кеше.
Казанда да Җиңү проспектындагы йогышлы авырулар республика клиник хастаханәсе янында тагын бер хастаханә торгызыла. Ул 232 урынга исәпләнгән, 12 реанимация бүлмәсе җиһазланачак. Йогышлы чирләр кискен таралып киткән чорларда клиника 504 авыруны кабул итә алачак.
Ашыгыч рәвештә мондый зур инфекцион хастаханә төзү карары, кайбер белгечләр вирусның икенче дулкыны да булырга мөмкин дип кисәткәндә, Татарстанда киләчәктә дә мондый йогышлы авыруларны дәвалауга әзерлекне күздә тота.
Рәсми саннар. 30 май 10:35
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Татарстан | 3 142 (+63) | 2 585 (+103) | 10 (+0) |
Башкортстан | 3 185 (+80) | 1 028 (+21) | 18 (+0) |
Русия | 396 575 (+8 952) | 167 469 (+8 212) | 4 555 (+181) |