Accessibility links

Казанда йогышлы авырулар өчен яңа хастаханә төзелә


Казанда хастаханә төзелеше
Казанда хастаханә төзелеше

232 урынга исәпләнгән хастаханә 1,6 млрд сумга төшәчәк. Татарстан аны федераль акчалар катнашыннан башка төзи.

Казанда Җиңү проспектындагы йогышлы авырулар республика клиник хастаханәсе янында тагын бер хастаханә торгызыла. Ул 232 урынга исәпләнгән, 12 реанимация бүлмәсе җиһазланачак. Йогышлы чирләр кискен таралып киткән чорларда клиника 504 авыруны кабул итә алачак.

Татарстан төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте РБКга белдергәнчә, яңа хастаханә 1,6 млрд сумга төшәчәк. Шуның 400 млн сумын медицина җиһазлары алуга тотыла. Федераль үзәк ягыннан финанслау көтелми.

Хастаханәгә китерелгән авыруларны беренчел карау өчен 10 бокс әзерләнә. Моннан тыш, бинада 20 данә бер урынлы, 100 данә ике урынлы бокслар булачак.

Яңа хастаханә төзелешенә республика йогышлы авырулар клиникасы биләмәсендә 2,2 һектар җир аерып бирелгән. Яңа хастаханә проектын “Татинвестгражданпроект” эшләгән. Төзелешне “Ак Таш” ширкәте башкара. Ул 2020 ел 1 апрельдә кабул ителгән 98нче санлы федераль канун нигезендә төзелеш ширкәтләре арасында бәйге уздырып тормыйча гына килешүгә ия булган.

Хастаханә төзелеше
Хастаханә төзелеше

Ашыгыч рәвештә мондый зур инфекцион хастаханә төзү карары, кайбер белгечләр вирусның икенче дулкыны да булырга мөмкин дип кисәткәндә, Татарстанда киләчәктә дә мондый йогышлы авыруларны дәвалауга әзерлекне күздә тота.

Апрель уртасында Мәскәүнең Вороновски бистәсендә бер ай эчендә төзелгән, 800 кешегә исәпләнгән, кирәк очракта 900 авыруны да сыйдыра алырлык инфекцион хастаханә ачылды.

Кытайның COVID-19 тарала башлаган Үһән шәһәрендә коронавирус белән авыруларны дәвалау февраль башында бер-бер артлы ике зур инфекцион хастаханә төзелде. 1000 кешегә исәпләнгән беренчесен 10 көндә төзегән булса, 1600 авыру сыйдырышлы икенче хастаханә ике атна эчендә сафка басты.

XS
SM
MD
LG