Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда тагын бер хастаханәне COVID-19 авыруларын дәвалауга бирәләр


\
\

Чаллыда урнашкан Тукай районы үзәк хастаханәсе коронавируслы авыруларны дәвалый торган итеп үзгәртелә. Хастаханәгә табибларны эшкә чакыралар, аларга аена 170 мең сум түләргә вәгъдә ителә.

Чаллыдагы Тукай районы үзәк хастаханәсе коронавируслы авыруларны дәвалый торган һоспиталь итеп үзгәртелә. Хәзер хастаханәдә башка төр авыруларны кабул итмиләр дип яза “БИЗНЕС Online” электрон газеты.

Хәзерге вакытта хастаханәгә эшкә медицина хезмәткәрләре туплана. Бу турыда оешманың сайтында игълан эленгән. Табибларның булачак хезмәт хакы да күрсәтелгән. Табиб-анестезиологка 170 мең сум, табиб-инфекционистка 160 мең сум, терапия табибына 160 мең сум, анестезия шәфкать туташына 96 мең сум, санитаркага 58 мең сум түләргә вәгъдә ителә.

Хезмәткәрләргә хастаханәдә яшәү урыны биреләчәк, алар туклану һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк диелә.
Чаллыда коронавируслы авыруларны 2нче санлы шәһәр хастаханәсендә һәм ветераннар өчен һоспитальдә дәвалыйлар иде. Моннан тыш, “Яр Чаллы” шифаханәсендә дә урыннар әзерләп куелганы хәбәр ителә.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда 1 июньгә 544 кеше коронавирус белән авырый. Аларның бер өлеше хастаханәләрдә дәвалана. Узган тәүлектә республикада тагын 50 кешедә COVID-19 расланган, шулардан 19 кеше хастаханәгә салынган. Яңа очракларның 18е – Чаллыда.

XS
SM
MD
LG