Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халкы азык-төлеккә чыгымнарын 15 процентка киметкән


Бу Татарстанда халыкның зур өлеше даими керемнәреннән һәм гомумән нинди дә булса керемнәреннән колак кагуы турында сөйли ди аналитиклар.

Коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр Татарстандагы сату-алу күләмнәренең кискен кимүенә китергән. Ваклап сату базарының акча әйләнеше апрельдә 27,6 процентка кимегән, түләүле хезмәтләр 43 процентка кимрәк күрсәтелә башлаган. Бу саннарны Татарстан статистика идарәсе мәгълүматына таянып Коммерсант китерә.

Коронавирус кризисы вакытында халык тауарларны гына түгел, ашарына да азрак ала башлаган диелә. Азык-төлек исәбенә керми торган тауарлар сату күләме 37,8 процентка кимегән булса, ризык сату узган елның апреле белән чагыштырганда 15,2 процентка кимрәк булган. Шул ук вакытта дөньяда азык-төлек сату өлкәсе үзен “тотрыклы” хис иткән. Аналитиклар фикеренчә, бу Татарстанда халыкның керемнәре сизелерлек кимүе билгесе булырга мөмкин.
Татарстанда апрель ахырына рәсми рәвештә 38,2 мең эшсез теркәлгән.

“Алор брокер” ширкәте баш аналитигы Алексей Антонов Татарстанда Русия белән чагыштырганда сәүдә күләме ныграк кимегәнен искәртә. Илдә бу күрсәткеч 23,4 процент булган.

“Теория ягыннан караганда, әйбер алудан туктагач, кешенең күпмедер акчасы ризык алыр өчен калырга тиеш. Ләкин хәзер хәлләр шундый: куллану тауарлары алудан баш тарткан килеш тә, халыкның узган елдагы кадәр үк ризык алырлык мөмкинлеге юк. Мондый саннар рәсми статистикага кермәгән эшсезлек очраклары күп булу турында сөйләргә мөмкин” дигән Антонов. “Халыкның күп өлеше хәзер үзенең даими керемен яки гомумән нинди дә булса керемен югалткан”, дип нәтиҗә ясаган эксперт.

Илдә коронавиус таралу куркынычы сәбәпле, апрель башыннан Русиядә “үзизоляция” тәртибе кертелде, азык-төлек сатудан кала, кибетләр, халыкка хезмәт күрсәтү ширкәтләре ябылды. Бу кече һәм урта бизнес вәкилләренең керемнәре күләме кискен кимүенә яки аларның гомумән керем алудан туктавына китерде.

XS
SM
MD
LG