Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр яшь ярымлык кызын көчләүдә акланган Бөгелмә кешесен утыртуны таләп итә


Мәхкәмә залында иреккә җибәрелгән ир-атка гадел хөкем таләп иткән петицияне 10 меңнән артык кеше имзалаган.

Социаль челтәрләрдә Татарстаннан ир-атның кечкенә кызын көчләүдә гаепләнеп, мәхкәмә тарафыннан аклануына каршы фикерләр тарала. #казаньпосадипедофила һәм #зверявтюрьму хештеглары 26 июньдә Twitter-ның трендына чыкты дип искәртә Дождь.

Экспертиза нәтиҗәләренә һәм ир-атның үзенең дә кызына карата сексуаль сыйфаттагы гамәлләр кылуын тануына карамастан, мәхкәмә аны гаепсез дип тапкан. change.org сайтында чыккан петициядә кулланучылар Русия Югары мәхкәмәсеннән әлеге ир-атка гадел хөкем чыгаруын таләп итәләр.

2019 елның 29 октябрендә 27 яшьлек Бөгелмә кешесе өч баласы белән өйдә кала. Бераздан ул хатынына шалтыратып, яшь ярымлык кызының кан китүен әйтә. Баланы үзәк хастаханәгә алып киләләр, анда көчләүгә хас булган җәрәхәтләр табыла, хирург ярдәме күрсәтелә.

Медицина хезмәткәрләре полиция чакыра. Ир-атка карата җинаять эше кузгатыла. "14 яшькә җитмәгән затка карата сексуаль сыйфаттагы гамәлләр кылу" маддәсе нигезендә аңа 12 елдан алып 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Сорау алулар вакытында ир-ат гаебен кире кага һәм баланың астын алыштырганда ялгыш җәрәхәтләдем ди. Ләкин сорау алуларның берсендә ул хатыны белән талашканнан соң үчен баладан кайтарганын әйтә. Адвокаты Салават Рәүпов ир-ат баланы җәрәхәтләвен "явыз ният белән эшләмәгән" дип белдерә.

Мәхкәмә гаепләнүче кылган гамәлен "җенси теләген кәнәгатьләндерү өчен эшләмәгән” дип таба һәм аны тулысынча аклый.

Прокуратура мәхкәмәнең бу карарына шикаять бирергә җыена. Бөгелмә прокурорының урынбасары Николай Вдовин сүзләренә караганда, гаепләү ягы дәлил буларак мәхкәмә-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен, баланың әнисе сүзләрен, ашыгыч ярдәм фельдшеры һәм гаепләнүченең үзе әйткән сүзләрне китерә. Прокуратура вәкиле "эксперт мондый җәрәхәтләрне ялгыш кына ясап булмаганын раслады" дип белдерә.

XS
SM
MD
LG