Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан Азәрбайҗан хәрбиләре ягыннан атыш дәвам ителүен белдерде


Азәрбайҗан һәм Әрманстанның тышкы эшләр министлары Вашингтонда, 2019 ел
Азәрбайҗан һәм Әрманстанның тышкы эшләр министлары Вашингтонда, 2019 ел

Азәрбайҗан белән Әрманстан арасында бәрелеш нәтиҗәсендә өч хәрби һәлак булуы әйтелә.

13 июльдә Азәрбайҗан хәрбиләре Әрмәнстан җирләрен утка тотуны дәвам итте, дип белдерде Әрманстан саклану министрлыгы.

"Ике-өч сәгать туктап торганнан соң, иртән дошман әрмән нокталарын артиллерия белән утка тотуны дәвам итеп, провокация гамәлләрен яңадан башлады. Әрмәнстан хәрби көчләре шундый ук җавап бирде" дип язды Facebook-та Әрмәнстан саклану министрлыгы сүзчесе Шушан Степанян. Ул Әзәрбайҗан хәрбиләре арасында югалтулар булуы ихтимал дигән.

12 июльдә Азәрбайҗанның Тувыз районы белән Әрмәнстанның Тавыш өлкәсе арасындагы чиктә хәрби бәрелеш чыкты. Азәрбайҗан саклану министрлыгы әрмән хәрбиләре ут ачты дип белдерде. Әрмәнстан саклану министрлыгы исә Азәрбайҗан ягы беренче башлады дип белдерә, алар фаразынча, азәрбайҗан хәрбиләре артиллерия ярдәмендә Әрмәнстан ягындагы хәрби ныгытманы яулап алырга маташкан.

Азәрбайҗан бәрелештә өч хәрбиенең үлгәнен хәбәр итте. Әрмәнстан үз ягыннан югалтулар булмавын белдерә.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләр Таулы Карабах аркасында еллар дәвамында кискен булып кала. 1988 елның февралендә Таулы-Карабах автоном өлкәсе Азәрбайҗан союздаш республикасы составыннан чыгуын белдерде. 1992-1994 еллардагы кораллы бәрелеш вакытында Азәрбайҗан бу төбәкне югалтты. 1992 елдан бирле халыкара оешмалар ярдәмендә бу ызгышны туктату өчен эш алып барыла.

2016 елның апрелендә низаглы төбәктә атышлар башланып, бәрелешләр вакытында кимендә 33 кеше һәлак булуы, 200дән артык кеше яралануы хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG