Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Таулы Карабахта кимендә 33 кеше һәлак булган, 200 кеше яраланган


Таулы Карабахта хәрби низаг дәвам итә
Таулы Карабахта хәрби низаг дәвам итә

Таулы Карабахның низаглы өлешендә шимбәгә каршы төндә вазгыять катлауланды. Ереван һәм Баку бер-берсен килешүне бозуда гаепли.

Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә Таулы Карабахның низаглы өлешендә булган бәрелешләр вакытында кимендә 33 кеше һәлак булган, 200дән артык кеше яраланган. Бу хакта ТАСС БМОның һуманитар мәсьәләләр идарәсе хисабына таянып хәбәр итә.

Хәлак булучылар арасында 30 хәрби һәм тыныч халык арасыннан өч кеше бар, дип белдерелә. Яралыларның күпме булуы әлегә рәсми белдерелмәде.

Элгәре Баку үз ягыннан 12, Ереван 18 хәрбиен югалту турында хәбәр иткән иде. Таулы Карабах низагы төбәгендә вазгыять шимбәгә каршы төндә кискен катлауланды. Якшәмбе, 3 апрель Азәйрбайҗан берьяклы хәрби һөҗүмнәрне туктатуын белдерде. Әрмәнстан Бакуның бу белдерүен "мәгълүмати тозак" дип бәяләде. Яклар бер-берсен килешүне бозуда һәм атышларны дәвам итүдә гаепли. Карабах төбәгеннән килгән хәбәрләр әле дә нык каршылыклы.

Дүшәмбе Әрмәнстан саклану министрлыгы Азәрбайҗан армиясе танклардан, гаубицалардан, "Град"тан ата дип белдерде. "Новости-Армения" агентлыгы азәрбайҗаннарның өч танкы юк ителгән, дип хәбәр итте. Баку бу хәбәрләрне кире кага һәм Ереванны Таулы Карабахта вазгыятьне катлауландыруда гаепли.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы мәгълүматларына күрә, якшәмбе әрмәннәр ягының хәрбиләре һәм техникасы җитди югалтуларга дучар булган, дип хәбәр итә Oxu.Az агентлыгы.

XS
SM
MD
LG