Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә һава алынына һөҗүм нәтиҗәсендә 30лап кеше һәлак булган


Аден һава аланы
Аден һава аланы

Йәмән премьер-министры һөҗүмне "террром гамәле" дип атады

Йәмәндә Аден халыкара һава алынына һөҗүмдә кимендә 27 кеше һәлак булган. Бу хакта Al Hadath телеканалына Йәмән хөкүмәте вәкиле белдергән.

Sky News Arabia телеканалы мәгълүматынча, яраланучылар арасында матбугат чаралары хезмәткәрләре дә бар.

Йәмән премьер-министры Маин Абдель Малик Сәед һөҗүмне "террром гамәле" дип атады һәм бу Йәмән хөкүмәте әгъзаларына үз бурычларына үтәргә, илдә тотрыклылыкка ирешүгә комачуламаячак диде. Йәмән хөкүмәте һөҗүмне тикшерүдә ярдәм сорап халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.

Декабрь уртасында Йәмәндә Маин Абдел Малик җитәкчелегендә яңа хөкүмәт оешты. 26 декабрьдә ул республика президенты Абд Раббо Мансур Һади каршында ант бирде. Бу президентның Эр-Риядтагы вакытлы штаб-фатирда булды.

XS
SM
MD
LG