Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буендагы ачлыкка 100 ел: һәркем белергә тиешле 5 факт


1921-1922 елларда Идел буена зур ачлык афәте килә. Миллионнарча кеше һәлак була, ачлык Татарстан һәм Башкортстан җирләрендә аеруча нык тарала. Азатлык әлеге дәһшәтле вакыйгалар турында 5 төп сорауга җавап әзерләде.

1. Ни булган? Нинди ачлык турында сүз бара?

Йөз ел элек, 1921-1922 елларда Татарстан, Башкортстан, Кырым, Идел буе губерналары, Урал төбәкләре, Украина, Казакъстан һәм кайбер башка төбәкләрне зур ачлык баса. 1921 елның көзеннән 1922 елның язына кадәр дистәләрчә миллион кеше ачлыктан интегә. Рәсми статистикага күрә, ачлык 35 губернада күзәтелә. Ачлыкның аерым очраклары 1920 елның көзеннән башлап, 1923 елның җәенә кадәр теркәлә.

Фаҗига, беренче чиратта, Идел буенда киң колач ала: Татарстан белән Башкортстан зур зыян күрә. ТАССРда ачлыктан аеруча Арча, Зөя, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы кантоннары халкы интегә. Ачлык аеруча тимер юлларыннан ерак урнашкан авылларда котырган. Шәһәрләрдә хәлләр яхшырак булган, ди тарихчылар.

Ачлык халык хәтерендә тирән һәм зур эз калдыра, бу темага багышланган әдәби әсәрләр дә аз түгел.

2. Ачлык сәбәпләре нинди булган?

Совет чорында ачлык турында аз язганнар, язган очракта да аны корылык, уңыш булмау белән генә аңлатканнар. Ачлыкны Ватандашлар сугышы нәтиҗәсе буларак та бәяләгәннәр. Соңрак исә галимнәр бу сәбәпләрнең дә булуын таныган, ләкин төп сәбәп корылык та, сугыш та булмаган.

Бүгенге көндә галимнәр ачлыкның төп сәбәбе итеп Кызыл армияне тәэмин итү өчен 1919 елда башланган продразверстканы атый. Совет хакимияте һәр төбәккә план билгели, мәсәлән, 1920 елда ТАССР 10 млн 200 мең поттан артык икмәк тапшырырга тиеш булган. Каршы чыгучылар булган, аларга каршы продотрядлар төзелгән. Аларга икмәк тапшырмаганнарга теләсә нинди җәза бирү хокукы бирелгән. Яңа хакимият күп очракта чәчү өчен калдырылган ашлыкны да тартып алган.

Тарихчы Тәэминә Биктимирова ачлык татарны юкка чыгару сәясәтенең бер нәтиҗәсе булган дип саный. "Мин болар Татарстан республикасыннан читкә китсеннәр дип эшләнгән эш булмады микән дип уйлыйм. Ул вакытларда татарлар бик күпләп Урта Азиягә, Себер якларына юл ала. Алар ачлык башлангач кузгалган, әмма күбесе барып та җитә алмаган, юлларда үлгән", ди ул. Шул ук вакытта, Русиянең башка төбәкләренә ярдәм күрсәтү дә күбрәк була.

3. Кеше ашау очраклары да күп булган диләр. Дөресме бу?

Әйе, ачлык фаҗигасе урыны белән шундый дәһшәтле хәлләргә дә китергән. Башта халык имән кайрылары, мәчеләр һәм этләр ашый башлый. Кешеләр ашарга яраган һәм ярамаган бөтен нәрсәне ашый, хәтта балчык ашауга кадәр җитә. Шуннан соң ачлыктан шашкан халыкта мәетләрне ашау, кеше үтерү очраклары арта башлый. 1922 елда КПСС үзәк комитеты кеше ашау очраклары турында мәгълүматны бастырудан тыя.

Архивта күршеләрен, үз гаилә әгъзаларын ашаган очраклар турында хәбәрләр бик күп. Билгеле булган очраклар да шаккатыра, моннын тыш тарихта теркәлмәгән, беленмәгән очраклар да күп булган. Медицина докторы Я.Виолин үз язмаларында 1921 елның ноябренннән 1922 елның маена кадәр Башкортстанда 72 мәет ашау очрагы, 223 кеше үтереп ашау очрагы булуын яза, ләкин үзе чын саннарның дистәләрчә тапкыр күбрәк булуын искәртә.

Кеше ашау очраклары турында күп коточкыч язмалар бар, бу вакыйгалар әдәбиятта да теркәлгән. Ул чактагы хәлләрне аңлау өчен Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр" әсәреннән бер кечкенә өзек китерик:

Бер көнне Гәрәй хәлсез, уйсыз тәрәзә төбенә килеп утырды. Көннәр җылына башлады. Яз якынлаша иде. Еракта кыр, аның артында урман күренә. "Ай, берәр сынык икмәк бирсәләр иде... Ай, үләм. Эчем, йөрәгем авырта... Болар кемнәр? Ә, Нәфисә белән Зәйни яталар икән. Боларның кайсы итлерәк икән? Кыз кечкенә, тире дә сөяк кенә. Ә менә малай зуррак булыр..." Гәрәй шул уйлар белән балаларга карады. Аның улы Зәйни нәрсәдер сизенде. Атасының куркыныч карашыннан коты очты аның. Малай урыныннан сикереп торды.

Әткәй, нишләтәсең безне?! – дип ачы тавыш белән кычкырды. Гәрәй торды да баланы тотарга тырышты. Әмма тота алмады. Аның чабарлык көче юк иде. Гәрәй кызы Нәфисә янына барды. "Тор, кызым, җитәр йокларга", – диде ул. Кыз һавада пычакның ялтыраганын гына күреп өлгерде...

4. Татарстан халкына чит илләр ярдәм күрсәткәнме?

Совет хакимияте ач торучыларга җитәрлек күләмдә ярдәм итәрлек хәлдә булмау сәбәпле, ул чит илләр һәм чит ил оешмаларына мөрәҗәгать итә. Чит илләр ач халыкка ярдәм кулын суза. Иң күп ярдәмне ARA (Американ ярдәм оешмасы) күрсәтә. 1919 елдан 1930 елларга кадәр эшләгән әлеге оешма дистәләрчә миллион долларлык ярдәм күрсәтә: азык һәм кирәк-яраклар җибәрә, ашханәләр ача, медицина ярдәмен күрсәтә.

Татарстанга ярдәмгә чит илләргә киткән татар эмигрантлары, АКШ, Төркия кебек илләр кушыла. Тәэминә Биктимирова сүзләренчә, чит илләрдәге татар зыялылары бу афәттән татарның мәгърифәтчеләрен, укытучыларны саклап калырга дигән максат куя, ач мөгаллимнәргә йөздән артык посылка җибәрелә. Аеруча Төркиянең ярдәме зур була. "Татарстанга ярдәмне ике пароходка төяп чыгалар. Төркия халкы ярдәм җыя, ә уйлап карасаң, бу ил бит ул вакытта үзе дә сугыш хәлендә була", ди Биктимирова.

Шунысы кызык, совет чорында чит ил ярдәме турында бик әйтелмәгән, бу хәлләрне онытырга тырышканнар. Хакыйкать берлек таркалгач кына әйтелә башлый. "Үзебезнең Сәетгалиев татар халкын үлемгә дучар иткән вакытта, шушы Америка халкы безгә ярдәм иткән", дип бәяли ул вакыйгаларны галимә Тәэминә Биктимирова.

5. Ачлык нәтиҗәләре нинди булган?

Татарстанда ачлык корбаннары саны төгәл китерелми. Тарихчы Индус Таһиров Татарстан халкы 400 меңгә кимегән дип белдерә. Тәэминә Биктимирова рәсми статистикада 700 мең кеше китерелә ди, ләкин ул үзе бу саннарга ышанмый, алар киметелгән дип саный. Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше яшәгән, аларның 2,7 миллионнан артыгы ачлык кичергән, ди ул.

Ачлык елларын өйрәнгән тарихчы Вячеслав Поляков фикеренчә, совет хакимиятенең ачлыкка каршы көрәш чаралары нәтиҗәле булмаган. Татарстан, Башкортстан, Самар губернасында елына уртача үлүчеләр саны 100 кешегә 2,4-2,8 күрсәткеченнән 12,3-13,9 күрсәткеченә җиткән. Ачлык Совет берлегенең Европа өлешендәге барлык диярлек төбәкләре һәм шәһәрләренә кагылган.

Гомуми үлүчеләр санын галимнәр төгәл санап чыгара алмый. Иң күп зыян күргән төбәкләр арасында Татарстан белән Башкортстан, Самар һәм Чиләбе губерналары атала. Сугышларны исәпкә алмаганда, 1921-1922 елдагы ачлык Урта гасырлардан соң Европа тарихында иң зур һуманитар һәлакәт булып тора.

* * *

Бу темага Азатлык 2013 елда тарихчы Тәэминә Биктимирова белән әзерләгән радио тапшыруны да тыңларга тәкъдим итәбез:

1920 елгы ачлык – татарны бетерү сәясәтенең бер өлеше
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:44 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG