Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ай тууын күрә алмау сәбәпле Фарсы култыгы илләрендә Рамазан ае башлануы кичектерелгән


Согуд Гарәбстаны югары мәхкәмәсе карары белән уразага керү кичектерелгән. Ул 13 яки 14 апрельдә башланырга мөмкин.

Фарсы култыгы илләре Рамазан аеның башлануын кичектереп торырга булган, чөнки беркем дә яңа айның тууын күрә алмаган. Шуңа нигезләнеп, Согуд Гарәбстаны югары мәхкәмәсе Рамазан аен башламый торырга дигән карар кабул иткән.

Рамазан ае башлануы мәсьәләсендә күп мөселман илләре Согуд Гарәбстаны фикеренә таяна. Шуңа күрә Катарда, Мисыр, Гыйрак, Тунис, Лүбнән, Кувәйт, Йәмән, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уразага 12 апрельдә кермәгәннәр. Әгәр бүген дә яңа ай тууын күреп булмаса, Рамазан гарәп илләренең күбесендә 13 яки 14 апрельдә башланыр диелә.

Русиядә изге Рамазан ае 12 апрель кояш баешыннан соң башлана. Казанда ул 18.43кә туры килә. Беренче тәравих намазлары 13 апрельгә каршы төндә укыла. 13 апрельдән уразага керелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG