Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада һәм Ульяновскида Һиндстаннан килгән 50ләп студент коронавирус белән авырган


Уфада Республика клиник йогышлы авырулар үзәге
Уфада Республика клиник йогышлы авырулар үзәге

Ульяновскида Һиндстаннан килгән 31, Уфада - 20 кеше коронавирус йоктырган.

Ульяновски дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт медицина университетында Һиндстаннан килгән студентларда коронавирус ачыклганган. Бу хакта төбәкләрдәге Роспотребнадзор хәбәр итте.

"Ковид" һоспитальдә Ульяновски университетында укучы 32 чит ил студенты ята. Аларның 31е Һиндстан ватандашлары, берсе Йәмән республикасыннан. Башкорт медицина университетында Һиндстаннан 20 студент коронавирус йоктырган, аларның 11е хастаханәдән чыгарылган, калганнарының җиңелчә һәм уртача авырып һоспитальләрдә ята дип белдерде Роспотребнадзорның Башкорстан идарәсе җитәкчесе Анна Казак.

Һиндстанда көн саен коронавирусны 400 меңнән артык кеше йоктыра, әлеге авырудан тәүлегенә дүрт меңләп кеше үлә.

Тәүлеклек артым ягыннан Һиндстан дөньяда башка илләрдән алда бара.

Илнең рәсмиләре коронавирусның өченче дулкыны башланачак дип белдерә. Моның төп сәбәбе – вирусның Һиндстанда ачыкланган яңа штаммының таралуы диелә. Бу төр вирус саклану чараларына бирешми, аның белән көрәшү өчен аңа алымнар таләп ителә дип белдергән Һиндстан премьер-министрының баш фәнни киңәшчесе Виджай Рагхаван.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG