Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch Беларусның Брузги авылындагы мигрантлар лагерендә кыйнау һәм көчләү очраклары турында хисап чыгарды


Беларус-Польша чигендә мөһаҗирләр
Беларус-Польша чигендә мөһаҗирләр

Лагерьда көнгә бер мәртәбә генә бушлай ашатканнар – печенье биргәннәр. “Анда тотылган кешеләр һәм адвокат чик буе сакчылары һәм полициянең хатын-кызларны һәм кызларны көчләвен, аларга бәйләнүен сөйли”, диелә хисапта.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Беларусның Брузги авылындагы лагерьдә мигрантларга рәхимсез мөнәсәбәт туында хисап чыгарды, дип хәбәр итә "Медиазона".

Хисапта әйтелгәнчә, 2022 елның март-май айларында хокук яклаучылар Беларустагы – җиде, Көнбатыш Европадагы – ике мигрант белән әңгәмә корган. Алар җидесе дә ир-атлар, чыгышлары белән Йәмән, Гыйрак һәм Ираннан.

Миграцион кризис 2021 елның җәендә, Беларусның Литва, Латвия һәм Польша белән чигендә башланды. Нигездә Якын Көнчыгыш илләреннән булган мөһаҗирләр чиккә Беларусның куәт оешмасы вәкилләре озатуында килде һәм Европа берлегенең төре илләренә үтеп чыгарга тырышты.

Европа берлеге хакимиятләре мигрантларны чыгаруга Беларусның куәт оешмасы вәкилләре һәм Беларус президенты Александр Лукашенка туганнары турыдан-туры катнашкан дип саный һәм бу хәлләрне Беларусның Европа берлеге белән алып барган "һибрид сугышының" бер өлеше дип атый. Беларус хакимиятләре бу гаепләүләрне кире кага.

Гыйрактан булган 23 яшьлек көрд егете хокук яклаучыларга мигрантларны Брузгидагы складка урнаштыруларын, агач аслыкларда йоклауларын, бинада суык булуын, ут булмавын сөйләгән.

Лагерьда көнгә бер мәртәбә генә бушлай ашатканнар – печенье биргәннәр.

"Анда тотылган кешеләр һәм адвокат чик буе сакчылары һәм полициянең хатын-кызларны һәм кызларны көчләвен, аларга бәйләнүен сөйли", диелә хисапта.

Human Rights Watch-ка өч кеше кыйнаулар, көчләүләр, талаулар, рәхимсез мөнәсәбәт һәм чик буенда да, Брузгида да чик сагындагы этләрнең һөҗүм итүе турында сөйләгән.

Лагерьдә булган әңгәмәдәшләрнең берсе: "Алар безгә нәҗескә караган кебек карый иде. Көнгә бер тапкыр ризык бирделәр, ул да – печенье. Калган ризыкны өч тапкыр кыйммәтрәк бәядән сатып алырга туры килде, телефоннарны "зарядка"га куйган өчен – 20 доллар, аккумуляторларны куйган өчен – 40 доллар түләргә туры килде. Әгәр акчаң булмаса, анда исән калып булмас иде", дип сөйләгән.

Мигрантларның берсе әйтүенчә, атнага бер мәртәбә генә душ керергә рөхсәт ителгән: шимбә көнне – хатын-кызларга, якшәмбе – ир-атларга. Алар склад бинасыннан читтә куелган зур чатырда юынган. Бу ир Брузгида 2021 елның 18 ноябреннән 2022 елның 18 мартына кадәр калган.

Польша активисты Оля Храновска Брузгидагы җенси көчләү очрагын тасвирлаган, ул яклаган хатын-кызларның берсе көчләүгә дучар булган, соңрак Польшага чыга алган. Активист әйтүенчә, Гыйрактан булган 35 яшьлек хатын-кызны һәм аның 16 яшьлек кызын Беларусның чик сакчылары идән астына алып төшкән, анда бәйләнә башлаганнар. Әнисе кызын коткарып калган, әмма хатынны ике чик буе сакчысы көчләгән.

2021 елның 8 ноябреннән Беларус-Польша чигендә, "Брузги-Кузница" чик буе күчеше тирәсендә Беларус хакимиятләре корган лагерьда меңләгән мигрант тотылды. Мигрантлар күп тапкырлар Польша һәм Литва белән чиктән бәреп чыгарга тырышты, шуннан соң аларны склад бинасындагы логистик үзәккә урнаштырдылар.

22 мартта Беларус хакимиятләре үзәкне япты һәм эвакуацион очышларны көткән вакытка калган мигрантларны кунакханәләргә һәм шифаханәләргә урнаштырачакларын хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG