Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан дәүләт җыены депутаты Совет берлеге таркалуны канунсыз дип табуларын тели


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Рөстәм Хафизов Русия Югары мәхкәмәсенә шундый дәгъва тапшырырга тәкъдим итә.  Ул җавап бирүчеләр итеп Русия федераль җыенының ике пулатын һәм Русия хөкүмәтен күрсәтергә кирәк, ди.

Башкортстан дәүләт җыены депутаты Рөстәм Хафизов Совет берлеге җимерелүен канунсыз дип табуны таләп итеп, Русия Югары мәхкәмәсенә дәгъва тапшырырга тәкъдим итә. Ул җавап бирүчеләр итеп Русия федераль җыенының ике пулатын һәм Русия хөкүмәтен күрсәтергә кирәк, ди. Депутат фикеренчә, 1991 елның декабрендә кабул ителгән Беловежски килешүләрен канунсыз һәм гамәлгә яраксыз дип танырга кирәк. Бу хакта РБК яза.

"Бүген бу мәсьәлә беркайчан булмаганча актуаль. Элекке "партнер" илләр үзләренең НАТО блогы белән дәүләтебез чикләренә якын килә һәм Русия гаскәрен агрессия белән җавап бирергә провокацияли, моны күрәбез", дигән Хафизов.

Хафизов әлегә мәхкәмәгә дәгъва әзерләмим, сайлаучыларымның фикерләрен генә сорашам дигән. Шул ук вакытта ул бу тәкъдимне Совет берлегенең элекке республикаларында ничек кабул итәчәкләрен фаразлый алмаган.

  • Башкортстан депутаты Совет берлегенең таркалуына борчу белдергән арада, кайбер белгечләр Русиянең таркалачагын фаразлый.
  • Әйтик Украинаның Югары Рада депутаты Олег Дунда фикеренчә, Русиянең таркалуына күп дигәндә ике ел калган. Мәскәүнең көчсезлеген сизә башлагач, элиталары көчле һәм авантюраларга әзер булган төбәкләр — берсе артыннан берсе — Русия составыннан чыгуны игълан итә башлаячак, дип саный ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG