Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башта аерылышу, аннары бер илгә ирекле берләшү". Русиянең азат халыкларының дүртенче форумы узды


Русиянең азат халыкларының икенче форумында катнашучылар, Прага, 22-24 июль 2022
Русиянең азат халыкларының икенче форумында катнашучылар, Прага, 22-24 июль 2022

Швециянең Һелсиңборг шәһәрендә Русиянең азат халыклары форумының дүртенче җыены узды. Анда башкорт һәм татар сәясәтчеләре дә катнашты.

Форумны оештыручылар әлеге форумнарны Русияне яңадан кору һәм структур яктан трансформацияләү, тыныч рәвештә колонияләштерүдән арындыру һәм бу гамәлләрнең дөнья корылышына йогынтысы турында фикер алышу урыны дип тәкъдим итә. Бу инде дүртенче җыен, моңарчы ул Варшау, Прага һәм Гданьскида узды.

7-11 декабрь көннәрендә узган дүртенче форумда башкорт сәясәтчесе Руслан Габбасов, татар сәясәтчесе Рәфис Кашапов, белгеч Харун Сидоров һәм башкалар чыгыш ясады.

ТАТАР КАРАШЫ

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Үзен "сөргендәге татар хөкүмәте вәкиле" дип танытучы Рәфис Кашапов татар активистларының Украина президентына һәм Югары Радага Татарстан бәйсезлеген тануларын сорап мөрәҗәгать иткәннәрен искә төшерде. Кашапов Европада Русия басып алган халыклар турында, шул исәптән татарлар турында да артык белмиләр дип зарланды.

— Безгә Европаның, американнарның, төркиләрнең ярдәме кирәк. Европа безнең проблемнар турында белмичә, безгә ярдәм итмәячәк, — диде ул.

Шулай ук, Кашапов милли хәрәкәтләрне Русия либераллары белән аралашмаска чакырды. Аның бу тәкъдименә чечен сәясәтчесе Әхмәд Закаев та кушылды. Кашапов ​Көнбатышның Русия либераллары белән аралашуына борчылуын да белдерде.

Безгә Европаның, американнарның, төркиләрнең ярдәме кирәк

Исегезгә төшерәбез: моңарчы Европа урыслары секретариаты булдырылган иде — ул Навальный, Каспаров, Гудков һәм Free Russia Foundation тарафдарларын берләштерә. Әлеге берләшмәгә кергәннәр Европа структуралары белән аралаша. Ирекле милләтләр лигасындагы милли хәрәкәтләр исә моңа каршы: алар Русия халыклары исеменнән халыклар үзләре сөйләргә тиеш дип саный.

БАШКОРТ КАРАШЫ

Башкорт сәясәтчесе Руслан Габбасов милли хәрәкәт вәкилләре Русиянең киләчәгенә кагылышлы көн тәртибен (повестканы) үзгәртә алды дип белдерде.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

— Русияне деколонизацияләү буенча тырышлыгыбыз юкка булмады. Кичә бу мәсьәләне күтәргән шәхесләрне маргинал дип санаган булсалар, бүген инде бу хакта бөтенесе сөйли, — диде ул.

Кашапов ​кебек үк, Габбасов та Мәскәү Кремлен генә түгел, Русия оппозициясен дә тәнкыйтьләде.

— Русия оппозиционерлары безгә суверенлык турында референдумнар үткәрергә тәкъдим итә. Ләкин без аларны 1990нчы еллар башында уздырдык бит инде, — дип сөйләде Габбасов.

Кичә бу мәсьәләне күтәргән шәхесләрне маргинал дип санаган булсалар, бүген инде бу хакта бөтенесе сөйли

Ул Русия оппозициясен IV Форумда кабул ителгән меморандумны имзаларга чакырды. Әлеге документ Русияне тыныч рәвештә дезинтеграцияләү һәм деколонизацияләүне күздә тота. "Башта аерылырга кирәк — шуннан соң гына бердәм уртак илгә җыелырга теләгәннәр яңа берлек булдырырга мөмкин" ди Габбасов.

Шулай ук, аның сүзләренчә, башкорт активистлары да сөргендәге Башкортстан хакимиятен булдыру турында уйлана.

— Хәзер җыенга әзерләнәбез, бу мәсьәлә шушы җыенда каралачак, — диде ул.

Габбасов сәяси тоткын Айрат Дилмөхәммәтовның башкорт сәяси милләтен төзү турындагы идеясен хуплавын җиткерде.

Дилмөхәммәтов Русия җинаять кодексының 280.1нче маддәсе (Русия федерациясенең территориаль бөтенлеген бозуга чакыручы чыгышлар) нигезендә хөкем ителде. Бу гаепләүгә аның Ирекле Русия форумына "яңа федерация төзергә" чакырып интернет аша видеомөрәҗәгать белән чыгуы һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" в Уфе" радиосындагы "Персонально ваш" тапшыруында әйткәннәре нигез булды. 2020 елның августында Үзәк хәрби бүлгенең Самардагы хәрби мәхкәмәсе Дилмөхәммәтовны 9,5 ел кырыс шартлы колониягә хөкем итте. Аннан чыккач та сәясәтчегә өч ел дәвамында интернет сайтлар администраторы булу һәм анда мәгълүмат урнаштыру тыелачак.

ЧЕЧЕН КАРАШЫ

Идел буе төбәкләре белгечләреннән тыш әлеге җыенда башка экспертлар да катнашты. Араларында Ичкерия сәясәтчесе Әхмәд Закаев, бурят сәясәтчесе Зуртан Халтаров, калмык сәясәтчесе Даавр Доржин, Ингрия вәкиле Павел Мезерин, Черкесия вәкиле Марат Тимеров, Русияне өйрәнүче Януш Бугайский һәм башкалар бар иде.

Танылмаган Ичкерия Чечен республикасының министрлар кабинеты рәисе Әхмәд Закаев милләтләрнең үзбилгеләнүе турында фикер алыша алыр өчен, 1990нчы еллар башындагы хокукый нигезләргә әйләнеп кайтырга кирәк, диде. Ул чорда РСФСР составына кергән совет автоном республикалары (шул исәптән Башкортстан белән Татарстан да) берсе артыннан берсе суверенлык декларацияләрен кабул итте.

Закаев шулай ук украин парламентарийларына — Ичкерияне вакытлыча оккупацияләнгән территория итеп таныганнары өчен — рәхмәтен җиткерде.

— Украина Югары Радасының Ичкерияне вакытлыча оккупацияләнгән дәүләт итеп тануы — чечен һәм украин халыкларының тарихында гына түгел, Русия яулаган башка милләтләр тарихында да гаҗәеп зур вакыйга, — диде ул.

Прагада узган икенче форумда тәкъдим ителгән харита
Прагада узган икенче форумда тәкъдим ителгән харита
  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.
  • Русиянең азат халыклары форумының моңарчы өч җыены узган иде. Беренчесе 2022 елның май аенда Варшауда үткәрелде. Икенчесе июль азагында Чехия башкаласы Прагада үтте. Өченчесен сентябрь азагында Польшаның Гданьски шәһәрендә үткәрделәр. Швециянең Һелсиңборг шәһәрендә узган җыен дүртенчесе булды. Әлеге чаралар сецессия яклы сәясәтчеләр һәм активистларны бергә җыйды.
  • Форумга Русиянең дәүләт медиалары да, сәясәтчеләре дә тискәре реакцияләрен белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG