Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли һәм файдалы". Катлаулы заманнарда нәрсәгә таянырга


"Татарча подкаст"ның "Милли һәм файдалы" сериясендә нутрициолог Гөлзирә Гаязова кеше сәламәтлеген бербөтен бер системга салып төрле чирләрне берләштереп дәваларга өйрәнә һәм дөрес туклану, баш мие эшчәнлеге, хәрәкәт, көндәлек файдалы гадәтләр турындагы белеме белән безнең белән уртаклаша.

"Татарча подкаст"ның яңа сериясен тәкъдим итәбез. Бу юлы ашау-эчү, сәламәтлек, туклану белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләшәбез. Подкаст сериясе ун эпизодтан торачак һәм ул антнага бер пәнҗешәмбе чыгачак.

Әбиләребез нәрсә ашаган һәм бүген ничек тукланабыз
please wait

No media source currently available

0:00 0:19:54 0:00

Хәбәрсез яшәргә ярамый

Авыр хәбәрләрдән арыган кешегә психологлар яңалыкларны укымый торырга киңәш итә. Мөһим хәбәрләр барыбер иртәме-соңмы сезгә килеп ирешәчәк. "Милли һәм файдалы" подкастында "дигиталь детокс" турында сөйләшәбез. Яңалыкларны кабул итүне үз контролегездә тотарга, ышанычлы чыганакларга (шул санда Азатлык радиосына) язылырга һәм чатларда килгән хәбәрне аның чын икәненә ышанмыйча башкаларга җибәрмәскә киңәш ителә.

Татарча медитация

Эштән, гаиләдән, көндәлек ыгы-зыгыдан ял итәсе килгәндә интернетка кереп китеп яңа хәбәрләр эзләмәскә. Нәрсә генә эшләсәгез дә - бары тик шул турыда уйларга - ашарга пешерәсез икән, табага нәрсәне ничек салганны күзәтергә, урамга чыгасыз икән - тирә-якта үзгәрешләр бармы дип карап чыгарга, гармунда уйнарга өйрәнәсез икән - вакытны шуңа багышларга файдалы санала. Әбиләр шәл бәйләгәнне күз алдыгызга китерегез - иң шәп медитация шул булган.

Нәрсә ашыйбыз

"Кеше ашап үләчәк" диләр хәзер. Әби-бабайларыбыз ачлык һәм сугыш заманнарында ризык булмаганга аз ашаган, ләкин мул заманнар җиткәч тә өлкән буын ашау режимын саклаган. Дөрес туклану турында сөйләшәбез.

"Татарча подкаст"ны Азатлыкның социаль челтәрләрендәге бөтен аккаунтларында, YouTube-та, Google Podcast, Spotify кебек платформаларда тыңлагыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG