Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрында премьера: "Ситса туй" спектакле гаиләне сакларга өнди


25 августта Камал театры “Ситса туй” спектакле премьерасы белән сезонны ачып җибәрде. Әлеге тамаша өч көн рәттән куела, билетлар сатылып беткән. Спектакльнең төп идеясе — традицион кыйммәтләр, гаилә институтын саклау. Премьерадан безнең репортажны тәкъдим итәбез.

“Ситса туй” пьесасын Илгиз Зәйниев Минзәлә театры өчен язып, үзе үк 2021 елда куйган иде. Казанда аны режиссер Айдар Җәббаров сәхнәгә чыгарды.

Премьерада тамаша залы, өстәмә куелган урындыклар, хәтта сәхнә буендагы баскычлар да тамашачы белән тулды. Халык арасында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Аның белән бер рәттә актер Әзһәр Шакиров, җырчылар Салават Фәтхетдинов, Венера Ганеева, “Барс Медиа” җитәкчесе Камил Гәрәев утырдылар.

Җәмәгате Рузилә ханым белән Габделфәт Сафин да килгән. “Барс медиа” мөдиренең, җырчыларның премьерага махсус чакырылган булуы соңрак аңлашылды: актерлар спектакльдә кайчандыр популяр булган 11 хитны башкарды, өч җыр уйнатылды. Шулар белән бу комедия мюзиклга әйләнде. Иске популяр җырларны үз спектакльләрендә куллануны режиссер Айдар Җәббаровның бер үзенчәлекле фишкасы дияргә мөмкин. Шулар белән ул ностальгия уята, тамашачы күңеленә күпер сала.

Айдар Галимов (“Өзелеп ярлар сөймәгез”), Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар (“Һәр көнне керәсең төшемә”), Ринат Рәхмәтуллин (“Тормыш китабы”), Чәчкә (“Гафу ит син мине”), Асаф Вәлиев белән Лилия Муллагалиева (“Исеңдәме”), Сәгыйть Гыйбашев (“Син сөюдән чибәр”), Салават Фәтхетдинов (“Гафу ит, иркәм”), Габделфәт Сафин (“Оныттырма”), Айдар Фәйзрахманов (“Димәк, мин әле сөям”) репертуарыннан җырлар башкарылды.

Спектакль програмында бу җырларның аранжировкасын кулланырга рөхсәт биргәннәре өчен җырчыларга рәхмәт сүзләре дә язылган. Җырлар отышлы сайланган, спектакльдә яшь парларның уйнавы яшьрәк аудиторияне тартса, җырлар өлкәнрәк буынны җәлеп итә.

Спектакль дүрт парның туе, Венера Ганиеваның “Туй күлмәге” җырына булган гомуми бию белән башланып китә. Кәләшләр, бер-бер артлы, чәчәк бәйләмнәрен залдагы тамашачыга ата.

Сәхнәләр алышынганда, ЗАГС хезмәткәре Вәсилә (Ләйсән Рәхимова) вакыйгаларга өстәмә аңлатмалар кертеп барды. Геройлар да микрофонга килеп, үз уй-кичерешләрен тамашачы белән уртаклашты. Шулар белән спектакль, картиналар белән чуарланган күңелле дәрес форматын алды. Һәркемнең вакыйгага үз карашы, үз аргументлары яңгырады.

Беренче сәхнәдә булган туй күренешеннән соң, Вәсилә (Ләйсән Рәхимова) 50, 40, 30, 25, 15, 10 еллык туйларның ничек аталуын искә төшерде. Бер елдан соң узучы ситса туйны ничек билгеләп үтүләрен сөйләде. Һәр гаилә бер тапкыр булса да аерылышу хәленә килеп җитә, статистика буенча, соңгы елларда өйләнешкән парларның 50 проценты аерылыша, дип искәртте.

Икенче сәхнәдә туйдан соң төгәл бер ел узган — ситса туй көне җиткән. Шулай ук, бер-бер артлы, парларның тормыш-көнкүреше сурәтләнә. Һәр парның үз низагы формалашып җиткән. Аларда һәр гаилә үз тарихын табарга мөмкин.

Нияз һәм Хәния
Нияз һәм Хәния

Нияз (Эмиль Талипов) белән Хәния (Алинә Мөдәррисова) пары очрагында полициядә эшләүче Нияз туй көне булуын оныткан — сыңар чәчәк тә алып кайтмаган. Кредиты түләнмәгән, әмма үзенә кармак алып кайткан. Гаиләдә хатынга акча җитмәве ачыклангач, ир хатынга да эшкә чыгарга тәкъдим итә. Гаугадан соң, ир үзалдына сорау куя: “Нәрсәгә өйләнергә иде инде?” Ир полиция хезмәткәре булган бу парның үзара низагында гаиләдәге җәберләүләр мәсьәләсе дә күтәрелә. “Хатынына суккан ирләрне шунда ук утыртып куярга кирәк, ирләренә суккан хатыннарны да утыртырга кирәк”, дигән фикер яңгырый спектакльдә.

Рамилә һәм Дилүс
Рамилә һәм Дилүс

Рамилә (Гүзәл Гюльвердиева) белән Дилүс (Раил Шәмсуаров) гаиләсендә акча да, бүләкләр дә бар, ир ситса туйны да онытмаган, ресторанда бәйрәм иткәннәр, әмма өйдә утыручы хатынга игътибар җитми. Ир өйдә булганда, буш вакытында уңышлы кешеләр турында роликлар карый, хатынының үзенә ни өчен үпкәләвен аңламый. Ат кебек эшләп, барысы белән дә тәэмин итәм дип, гаиләне күрми калыргамы, әллә өйдә яратышып утырып, ачлы-туклы яшәргәме, дигән сорауны куя ир.

Гөлнара һәм Илсур
Гөлнара һәм Илсур

Гөлнара (Айгөл Шәкүрова) белән Илсур (Илнур Закиров) гаиләсендә бар тормышны ирдәүкәләнгән хатын тарта, ә ир күңел ачып яши. Ул ситса туйга хатынның җыйган акчасына икесенә 140 мең сумга айфон алып куйган, 3300 сумга чәчәкләр күтәреп кайткан. Хатын иргә эшкә урнашырга куша, акча җитмәү – бу гаиләнең төп проблемы. Ир дә хатыныннан канәгать түгел — ул элек дус булган, ә хәзер хатынга әйләнгән.

Динә һәм Айвар
Динә һәм Айвар

Айвар (Алмаз Сабирҗанов) белән Динә (Ләйсән Гатауллина) гаиләсендә ир тарих укытучысы булып мәктәптә эшли, хатын — җитәкче. Ир чәчәкләр белән торт алып, төн уртасына кадәр хатынын ситса туйны билгеләп үтәргә көтә. Хатынны мотоциклда яшь белгеч кайтарып куя. Ир бала турында хыяллана, Динә моңа каршы. Ул иренең күңелсез кеше булуына зарлана.

Парлар ЗАГСка аерылышырга гариза язарга килә. Канунга күрә, аларга уйлап бетерергә бер ай вакыт бирелә. Бу урында Вәсиләнең (Ләйсән Рәхимова) “Беренче мәхәббәт” җыры кульминация ноктасы булып яңгырый, экрандагы өндәмә чыкканчы ук, тамашачы аңа кушылып җырлый башлый.

Тәнәфестән соң, парларның бер айны ничек кичерүе, татулашу алымнары һәм бер айдан булган карары сурәтләнә. Дүрт гаиләдән бары берсе — Айвар белән Динә генә аерылыша. Ир хатынын яратса да, аның хыянәтен кичерә алмаячагын, үз ирлеген дә хөрмәт итүен әйтә. Аларның аерылышуы залдагы тамашачы да авыр кичерә, күз яшьләрен сөртә, мышык-мышык борын тарта.

Бу урында бераз ризасызлык туа: татар хатын-кызын хыянәтче итеп түгел, гаилә учагын саклаучы итеп күрәсе килә. Мөгаен, бу — гипербола өлеше, хыянәтнең фаҗигасен күпертеп күрсәтү өчен хатын-кыз аркылы бирелгәндер дип үзеңне юатасың.

Өч сәгатькә сузылган “Ситса туй” комедиясенең тагын бер үзенчәлеге бар — пьесада кимендә 80 процент реплика юмор белән бирелгән. Юмор шулкадәр күп тупланган ки, урыны белән, актерларның озынрак монологлары да стендап форматындагы чыгышка әверелгән. Юмор аша автор да, режиссер да гаиләнең кыйммәтен күрсәтергә омтыла. Һәркем кыенлыкларга килеп терәлә, әмма таркатырга түгел, сакларга кирәк, дигән үгет-нәсыйхәт җиткерелә.

Камал театры репертуарында, гаилә кыйммәтләре темасына Илгиз Зәйниев язган тагын бер пьеса — “Өйләнәм.tat” та бар. Анысы татарның мәдәният дөньясында кайнаган геройларның прототибын танып булуы белән кызыклы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG