Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия миграция кризисы сәбәпле Русия белән дүрт чик буе пунктын яба


Соңгы берничә айда Русиядән Финляндиягә тиешле документлары булмаган килеш берничә мең чит ил ватандашы керергә омтылган. Бу - Гыйрак, Сүрия, Йәмән һәм Төркия ватандашлары диелә. Элек Мәскәү бу мигрантларга үз ягыннан чикне үтәргә рөхсәт бирмәде.

Миграция кризисы сәбәпле Финляндия Русия белән чиктәге дүрт чик буе пунктын яба. Бу хакта бүген, 16 ноябрьдә илнең премьер-министры Петтери Орпо әйтте. Аның сүзләренчә, Русия чик буе сакчылары кризис барлыкка килүгә булыша, чик буена кешеләрне тиешле документысз гына үткәрә.

Финляндиянең Yle медиакорпорациясе җиткерүенчә, чикләүләр кертү турындагы карарны бүген хөкүмәтнең уртак утырышында кабул иткәннәр. Чик буе пунктлары кешеләр өчен дә транспорт өчен дә ябык булачак. Чикләүләр 18 февральгә кадәр гамәлдә калачак.

Ике чик буе пункты: Финляндия белән Мурмански өлкәсе чигендәге Салла (Русиядәге атамасы Келлоселькя) һәм Карелия белән чиктәге Вартиус сыену урыны сораган мөрәҗәгатьләрне карау өчен ачык калачак, дигән Орпо. Алар башка төрдәге сәяхәтчеләр өчен дә эшләячәк.

Шулай ук Райя-Йоосеппи (Русиядәге атамасы Лотта) һәм Куусамо (Суоперя) да эшләвен дәвам итә.

Соңгы берничә айда Русиядән Финляндиягә тиешле документлары булмаган килеш берничә мең чит ил ватандашы керергә омтылган, дип җиткерә Yle.

Бу - Гыйрак, Сүрия, Йәмән һәм Төркия ватандашлары диелә. Элек Мәскәү бу мигрантларга үз ягыннан чикне үтәргә рөхсәт бирмәде.

Сентябрь башыннан гына да Финляндиягә Русия аша сыену урыны сорап 280 кеше үтеп кергән. Финляндия чик буе хезмәте вәкиле Маркку Хассинен моны дәүләт иминлегенә җитди куркыныч дип атый.

Финляндия эчке эшләр министры Мари Рантанен әйтүенчә, ил хакимиятләре мигрантлар керүенә чит дәүләтнең катнашы бар дип саный, моңа нигез дә бар. Министр кайсы чит дәүләтне күз уңында тотуын әйтмәде, әмма Русия турында сүз баруын фаразлап була иде.

  • Ябылган чик буе пунктларына Иматра (Русия яклап Светогорски), Ниирала (Вяртсиля), Нуйямаа (Брусничное) һәм Ваалимаа (Торфяновка) керә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG