АКШ һәм Британия соңгы 1,5 айда Иран ярдәме белән Кызыл диңгездәге сәүдә көймәләренә һөҗүм ясаучы Йәмән хөситләренең хәрби позицияләренә һөҗүм иткән. Бу хакта Reuters агентлыгы җиткерде.
Reuters язуынча, һөҗүмнәр очкычлар, кораблар һәм су асты көймәләреннән ясалган. Һөҗүм 60лап хәрби һәдәфкә туры килгән: хәрби җитәкчелек штаблары, корал саклау урыннары, һава саклануы радарлары һәм башкалар, диелә АКШ генералы Алекс Гринкевич белдерүендә.
Хөситләр һәм Америка белән Британия чыганаклары белдерүләренә күрә, беренче чиратта хәрби һава аланнарына һөҗүм ясалган. Беректәшләр фаразынча алардан ракетлар һәм дроннар очыртылган.
АКШ президенты Джо Байден үзенең махсус белдерүендә бу операцияне Йәмән хөситләренең Кызыл диңгездәге сәүдә көймәләренә һөҗүм итүенә турыдан-туры җавап дип атады.
- Йәмән хөситләре көздән бирле Кызыл диңгездә корабларга һөҗүм итә. Алар шул рәвешле АКШ һәм Европада террорчы төркем дип табылган ХӘМӘСне хуплавын күрсәтә.
- 14 ноябрь көнне бу хәрби төркем Израилгә бәйле барлык корабларны утка тотачагын белдерде. Моны алар "Газзә сызыгында американ-израил гамәлләренә" җавап дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум