Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: аннексияләнгән Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 107 кеше эзәрлекләнгән, аларның күпчелеге кырымтатарлар


Евгений Ярошенко
Евгений Ярошенко

Хокук яклаучылар әйтүенчә, активистларга тентүләр вакытында дини әдәбият ташлап калдыралар, аларның дини һәм сәяси темаларга сөйләшүләрен тыңлап торалар һәм "яшерен шаһитләр"не җәлеп итәләр. Мәхкәмә процессларында бу шаһитләрнең кем булуын ачмыйлар диелә.

10 ел диярлек баскынлыкта калучы Кырымда янәсе "Хизб ут-Тәхрир эшенә" катнашы бар дип 107 кешене эзәрлекләгәннәр, аларның күбесе - кырымтатарлар. Бу хакта "КрымSOS" хокук яклау оешмасы аналитигы Евгений Ярошенко белдерде.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, активистларга тентүләр вакытында дини әдәбият ташлап калдыралар, аларның дини һәм сәяси темаларга сөйләшүләрен тыңлап торалар һәм "яшерен шаһитләр"не җәлеп итәләр. Мәхкәмә процессларында бу шаһитләрнең кем булуын ачмыйлар диелә.

Шулай ук КрымSOS", кулга алынганнарны Башкортстан, Төньяк Кавказ, Урал яны, Чиләбе өлкәсе һәм Краснояр краена алып чыгуларын искәртә.

Ярошенко эзәрлекләүләргә дучар булганнарны биш төркемгә бүлгән:

  • Украинаны хуплаучы активистлар һәм бәйсез журналистлар;
  • Кырымтатар активистлары (нигездә аларны дин белән бәйле эзәрлеклиләр);
  • Хокук яклаучылар һәм иҗтимагый активистлар (алар арасында "Кырым теләктәшлеге" эшлеклеләре дә бар);
  • сугышка каршы булучылар һәм баскынлыктагы җирләрдәге кырымтатарлар;

Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариев 2023 елда Кырымда хокук яклаучыларның 173 тоткарлау, 65 тентү, 186 сорау алу теркәвен әйткән иде. Шулай ук гадел мәхкәмәгә хокуклар бозылган 300ләп очрак, сәламәтлеккә хокук бозылган 50дән артык очрак булган диелә.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • 2023 елда аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары арткан. Бу хакта иҗтимагый оешмалар, хокук яклаучылар, адвокатлар һәм дә Украина президентының Кырымдагы вәкилләге белдерә. Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева вәкиллек эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында 2023 ел ахырына Кырымда сәяси сәбәпләр белән иректән мәхрүм итүнең 191 очрагы теркәлгән, шуларның 123е - кырымтатар дип белдерде.

    Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

    "Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

    "Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

    Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG