Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кызыл диңгездә хөситләргә каршы "Аспидес" операциясе башлый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Европа илләренең хәрби көймәләре Кызыл диңгезгә җибәреләчәк вә хөситләрнең сәүдә көймәләренә һөҗүмнәренә каршы торачак һәм көймәләр йөрешенең иминлеген тәэмин итәчәк.

Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министлары Йәмән хөстиләренә каршы диңгез чараларына катнашу турында ахыргы карар чыгарды. Димәк Европа илләренең хәрби көймәләре Кызыл диңгезгә җибәреләчәк һәм хөситләрнең сәүдә көймәләренә һөҗүмнәренә каршы торачак һәм көймәләр йөрешенең иминлеген тәэмин итәчәк. Операция Aspides исемен йөртәчәк, ул борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә "калкан" дигәнне аңлата.

Euronews җиткерүенчә, инде Германия, Франция, Италия һәм Бельгия Кызыл диңгезгә үз флотларын җибәрергә ризалык белдергән.

Греция оператив штаб җитәкчесенә намзәтне, Италия - флот төркеме җитәкчесен, Франция - аның урынбасарын тәкъдим итәчәк. Штаб Грециянең Ларисса шәһәрендә урнашачак.

Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Х социаль челтәрендә министрларның бу карарын хуплавын белдерде.

Кызыл диңгездә көймәләр йөрешен яклау белән бәйле Европа миссиясе 16 гыйнварда беренчел хупланган иде. Европа берлеге хәрбиләре Баб-әл-Мандеб култыгындагы АКШ һәм Британия диңгез көчләре белән тыгыз элемтәдә эш итәчәк.

  • Иран ярдәме белән хөситләр үзләре Израил белән бәйле дип саный торган көймәләргә һөҗүм ясый. Хөситләр Израилдән Газзә сызыгындагы хәрби чараларны туктатуны таләп итә, шуннан соң көймәләргә дә тими башлаячакларын белдерә.
  • Шул ук вакытта хөситләр лидерларыннан берсе Русия белән Кытай көймәләренә һөҗүм итмәячәкбез дип вәгъдә итте.
  • Кызыл диңгез һәм Баб-әл-Мандеб култыгы аша дөньядагы сәүдә көймәләренең барлыгы 12 проценты уза. Хөситләр һөҗүм итә башлаганнан соң күпчелек ширкәтләр башка маршрутлар сайларга мәҗбүр булды, бу йөк ташуның вакытын озынайта һәм кыйбатракка чыга.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG