Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Иске Кырым мәчетендә һәм кырымтатарларның йортларында тентүләр узды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ике мөселман тоткарланды.

29 февраль Кырымның Иске Кырым шәһәрендә Ислям Терек (Киров) районы кырымтатарларның йортларында, шәһәр мәчетендә Экстремизмга каршы көрәш үзәге ("Э") хезмәткәрләре тентүләр үткәрде. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Өендә тенту узган "Иске Кырым" бәйсез мөселман оешмасының рәисе Идрис Юрдамов басмага хәбәр итүенчә, аларны миссионерлык эшчәнлегендә гәепләгәннәр. Анна башка тентүләр шулай ук Ленур Якубов, Изет Сайфуллин, Шевкет Киямовның өйләрендә дә узды. Изет Сайфуллин бәйсез мөселман оешмасының имамы булып тора.

Тентүдән соң Ленур Якубов белән Изет Сайфуллинны полиция хезмәткәрләре алып киткән. Аларга "миссионерлык эше" нигезендә беркетмә төзелгән. Сайфулинны соңрак җибәргәннәр.

Ислям Терек полиция бүлеге янында кырымтатарлар, адвокатлар жыелган. "Э " үзәгенең бүлек җитәкчесе Руслан Шамбазов ОМОН хезмәткәрләре белән берлектә килгән кешеләрне мәхкәмә бинасы яныннан куганнары мәгълүм булды. Шулай ук "Э" үзәгенең хезмәткәрләре "Кырым теләктәшлеге" хәбәрчесе Али Сейтаблаевны тоткарлаганнар.

Әлегә булган мәгълүматларга күрә, әлеге мәхәлләдә халык үзе сайлап куйган имам эшли. 2014 елны Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, хакимият белән тыгыз эшли башлаган Кырым мөфтияте мәчетләргә үз имамнарын билгели башлады. шәһәр мәчетенә дә Кырым мөфтияте яңа имамны билгеләгән. 1 мартта, ягъни иртәгә ул полиция хезмәткәрләре белән мәчеткә килеп җомга намазын үткәрәчәк дигәннәр.

"Бездә халык сайлаган имам бар. Кешеләр аның белән тулысынча канәгать, ул ислам диненең барлык таләпләренә туры килә һәм җомга намазы үткәрүдә бернинди проблемнар да булмады. Хәзер килгән бу иптәшләр әлеге хәлгә тыкшынырга хокуклы дип уйлыйлар.

Имеш ике атна инде мәчетебез Кырым диния нәзәретенә теркәлгән икән. Бездән рөхсәт сораучы булмады. Беркем дә - мәхәллә әгъзалары да, монда яшәүче шәһәр халкы да бу хакта белмәде.

Хәзер безгә мөфтият белгеләгән имамнан башка беркемнең дә намаз укырга хокукы юк, диделәр. Ул иртәгә җомга намазына киләчәк, яңа имамны полиция вәкилләре саклаячак, диделәр.

Элек бу мәчеттә мөфтият билгеләгән имам җиде ел намаз укытты, ләкин соңыннан ул юкка чыкты. Шуннан соң мөселманнар яңа имамны сайлады. Ул Коръәнне дә, гарәп телен дә белә. Халык аны сайлап куйды, эшеннән канәгать.

Кырым мөселманнары Диния нәзарәте үзенә карамаган функцияләрне үз өстенә алуына борчылам. Диния нәзәрәте дә безнең "Иски Кырым" җәмгыяте дә бер үк юридик көчкә ия. Без моңа риза түгел", дигән "Кырым теләктәшлеге"нә Юрдамов.

Мөфтият имамнарны билгеләү эшен дәвам итә

Билгеле булганча Кырым мөфтияте 2014 елдан соң Кырымдагы мәчетләрне үз карамагына ала башлады, гайре фикердә булган имамнарны алыштырып үзенең вәкилләрен имам, мөселман оешмалары рәисләре итеп билгеләү эшенә кереште. Яңа куелган кайбер имамнарның мәчетләрдә вәгазьләрне урыс телендә укыган очраклары да бар. Мондый күренешкә кайбер мөселманнар канәгать түгел. Вәгазьләрнең урыс телендә булуын кайбер мөселманнар намазларга кырымтатар телене белмәгән иминлек хезмәтләре вәкилләре йөрүе белән аңлаталар. Мәчеткә йөрүчеләр моннан шикләнеп бер сүз дәшми утырырга мәҗбүр булуларын сөйли.

"Иске Кырым" мәчетенә җомга намазына яңа имамны полиция сагында китереп утырту моңарча Кырымда әле күренмәгән бер хәл булачак. Мөфтият хакимият белән тыгыз элемтәдә эш итә дигән сүзләр элек таралган иде, хәзер инде турыдан-туры күәт хезмәтләре белән дә тыгыз бәйләнештә эшләгәненә бер мисалы була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG