Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Михаил Мишустинны премьер-министр вазифасына раслады


Михаил Мишустин
Михаил Мишустин

Бүген Мишустинны премьер-министр вазифасына президент Владимир Путин тәкъдим итте.

Русия думасы Михаил Мишустинны премьер-министр вазифасына раслады. Аның намзәтен 375 депутат хупалаган, 57 кеше тавыш бирүдән тоткарланып калган. КПРФ алдан ук без тавыш бирмибез дигән иде.

Бүген Мишустинны премьер-министр вазифасына президент Владимир Путин тәкъдим итте.

Дума утырышында Мишустин киләсе алты елга хөкүмәтнең планнары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, балалы гаиләләргә ярдәм итүгә, икътисадны ныгытуга, төбәкләрне үстерүгә, дигитал трансформация һәм технологик суверенитетка басым ясалачак.

Михаил Мишустин – икътисад фәннәре докторы. Дәүләт хезмәтендә 1998 елдан эшли, 1999-2004 елларда салым министрының урынбасары булып эшләгән. Соңрак күчемсез милек объектлары кадастры федераль оешмасын һәм махсус икътисади зоналар белән идарә итү федераль оешмасын җитәкләгән. 2010 елда Федераль салым хезмәте башлыгы итеп билгеләнә. 2020 елдан Русия хөкүмәтен җитәкли.

7 майда Владимир Путин бишенче тапкыр Русия президенты вазифасына кереште. Канунга ярашлы, инаугурациядән соң хөкүмәт таратылды. Премьер-министр вазифага билгеләнгәннән соң бер атна эчендә президентка хөкүмәтнең яңа министрларын тәкъдим итәргә тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG