Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә татар язучыларына мөмкинлекләр бар


Ада Диева һәм Ибраһим Биектаулы
Ада Диева һәм Ибраһим Биектаулы

Удмуртиядә яшәп иҗат итүче милләттәшләребез соңгы ике дистә елда 46 китап нәшер итте. Республиканың язучылар берлеге татар авторларының иҗатын үстерү өчен мөмкинлекләр тудырды. Биш татар авторы Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләренә әгъза итеп кабул ителде.


Удмуртия язучылар берлегенә татар авторларын кабул итү нияте 2005 елда тормышка аша. Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов җитәкчелегендәге төркем Ижауга килә. Инде берничә ел дәвамында барган сөйләшүләрнең нәтиҗәсе - Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре рәисләре килешү имзалый. Удмуртия язучылар берлегенең татар бүлеге рәисе шагыйрь Ринат Батталов әлеге килешүнең әһәмияте зур булды дип билгеләде.

Ринат Батталов
Ринат Батталов иң беренче чиратта Удмуртия язучылар берлеге каршында татар бүлеген оештыру өчен Татарстан язучылар берлегенә биш кеше кабул итәргә кирәк булуын һәм аннан соң бүлек оештыру мөмкин булачагын җиткерде. 2005 елга Татарстан язучылар берлегенә ике автор Ринат Батталов һәм Ибраһим Биектаулы кабул ителгән иде, аннан соң Гыймран Сафин, Гөлфия Исхакова, Әлфирә Низамова берлек әгъзасы булдылар. Удмуртия язучылар берлегендә татар авторлары бүлеге дә оештырылды. Хәзер әлеге килешүнең икенче өлеше алда тора – Татарстан язучылар берлеге каршында удмурт язучылар берлеген төзү.

Удмуртия язучылар берлеге рәисе Егор Загребин әйтүенчә, хәзер Татарстанда гомер итүче удмурт авторлары Удмуртия берлегенә кабул итеп, Татарстан язучылар берлеге каршында удмурт язучылар бүлеген булдыру турында уйланалар. Әйтергә кирәк, килешү нигезендә автор бер язучылар берлегенә кабул ителгән очракта, ул автоматик рәвештә ике республиканың да язучылар берлеге әгъзасы булачак.

Егор Загребин
Күптән түгел Ринат Батталовка Арча районында яшәп, удмурт телендә язучылар белән очрашырга туры килгән. Алар үз шигырьләрен “Удмуртия” китап нәшриятында бастырырга тели. Ринат Батталов каләмдәшләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакларын белдерде.

Шагыйрь Гыймран Сафин ике язучылар берлекләре килешүенең әһәмиятенә тукталып:“Язучылар агымына кушылу гына түгел, ул әдәбиятларны якынайту, халыкларны берләштерү өчен дә бик кирәк”, диде.

Ике республика язучылар берлекләре арасындагы килешү авторларга үз иҗатын башка халыкларга җиткерү мөмкинлеген тудырды. Татар авторлары җирле удмурт авторларның да әсәрләрен татар укучыларына җиткерә.

Василий Глушков
Удмуртия татарларының “Яңарыш” газетасы битләрендә җирле авторларның иҗаты еш басыла. Соңгы айларда гына да язучы Егор Загребин хикәяләре, Өлфәт Бәдретдинов, Алексей Ельцовның шигырьләре газетаның “Ижау – иҗат мәйданы” битендә басылып чыкты. Биредә удмурт авторлары белән беррәттән, рус телендә иҗат итүчеләрнең әсәрләре дә дөнья күрде. Алар арасында рус шагыйре Василий Глушковның иҗатына багышланган язма һәм аның шигырьләре дә “Яңарыш”та басылып чыккан. Василий Глушков үзенең иҗаты белән татар укучылары танышуыннан шат.

Гыймран Сафин сүзләренчә, әлегә удмурт авторларын рус теленнән татарчага тәрҗемә итәләр. Шулай булуына карамастан, тәрҗемәчеләр авторның фикерен тулысынча укучыга җиткерәләр. Бу хакта әңгәмәдә татар телен белүче удмуртлар белдерде.

Гыймран Сафин
Удмурт теленнән татарчага тәрҗемә итү юнәлешендә эш җайга салынса, әлегә татар авторларының әсәрләре удмурт укучыларына бик зур күләмдә барып җитмәгән. “Моның сәбәбе – татар авторларының үзләренең актив булмавы”, дип бәяләде Гыймран Сафин.

Удмурт язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Ада Диева татар авторларын удмурт теленә тәрҗемә итү теләген белдергән. Ул инде Ибраһим Биектаулының берничә шигырен удмурт теленә тәрҗемә иткән.

Ада Диева Башкортостанда туып үскән. Ул татар телендә дә иркен аралаша. Үзе дә җырлар яза, аларны үзе үк башкара да. Шуңа да, беренче чиратта, Ибраһим Биектаулының җырларына игътибар иткән.

Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзалары Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин Удмуртия язучылар берлегендә еш булалар. Аларга хәзер үзләренең иҗатын нәшер итү өчен мөмкинлекләр киңәйде.

Ике республика язучылар берлекләре килешүнең әһәмияте хакында Удмуртия язучылар берлеге рәисе Егор Загребин, язучыларга үзләренең китапларын нәшер итү өчен мөмкинлекләр артачак, дип билгеләде. Ул Татарстан язучылар берлегенә берничә авторның китапларын Казанда нәшер итүдә ярдәм сорап, хат юллаган. Бу хат игътибарсыз калмаган. Ибраһим Биектаулы һәм Гөлфия Исхакованың җыентыкларын нәшер итү планга кертелгән.

Шагыйрь Ибраһим Биектаулының беренче “Җирдән җиде Җиһанга” дип аталган китабы 2000 елда дөнья күрде. “Бу сайлаулар вакытында мөмкин булды”, дип искә алды Ибраһим ага. Икенче китабын ул үз хисабына чыгарган. Автор өчен зур сөенеч, шигырьләр җыентыгы Казанда дөнья күрәчәк.

Язучылар берлекләре кабул иткән килешүнең әһәмияте – ике халыкның да әдәбиятын баетуга китерде дип билгеләп үтәргә мөмкин. Мәдәният һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәттәшлек халыклар дуслыгын ныгытуга да, һичшиксез, үз өлешен кертәчәк.
XS
SM
MD
LG